Казанда бүген хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең беренче этабының беренчел раундларының барлык матчлары да тәмамланды. Шулай итеп, турнирның барлык чирекфиналчылары да билгеле булды. Плей-оффка Франция, Голландия, Россия, Португалия, Бөекбританиянең ике командасы, шулай ук Ирландия һәм Испания җыелма командалары чыктылар.
Казанның Үзәк стадионында бара торган турнирда 12 команда катнаша. Россия җыелма командасы беренчел этапта В төркемендә көннең өч очрашуында да җиңеп, 1 нче урынны алды. Төркем этабының йомгаклау матчында Россия кызлары Ирландияне 29:5 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Матчтан соң Россия җыелма командасының баш тренеры Павел Барановский үз шәкертләренең уеннарыннан беркайчан да тулысынча канәгать калмавын әйтте. “Олимпия уеннарына сайланыр алдыннан кызлар үзләрендә тирән ышаныч тойсыннар өчен Ирландияне җиңү бик кирәк иде”, - диде ул. Остаз сүзләренә караганда, чирекфиналда көндәш буларак Португалия иң яхшы вариант түгел. “Көчлерәк көндәш кирәк иде. Ник дигәндә, аннан соң безгә Бөекбритания, Франция командалары кебек көчле уенчылар белән уйнарга туры киләчәк. Ә Португалия - яхшы, дус команда, әмма әлегә ул ярыйсы ук түбән дәрәҗәдә”, - дип саный ул.
“Тренер буларак, мин, мөгаен, үз уеныбыздан беркайчан да канәгать калмам инде. Ник дигәндә, һәрвакыт төзәтергә кирәкле хаталар табылып тора. Безнең максат - Ирландияне җиңү генә түгел, ә матчка килгән кешеләрнең безнең уеннан ләззәт алуларына ирешү. Тагын әле команданың тупны кулдан ычкындырмавы, саклану уенында азрак булып, күбрәк һөҗүмнәр ясавына ирешү дә бик мөһим, - ди Барановский. - Казандагы турнирны без Риога юллама уйнатылачак Дублинга әзерлек буларак файдаланабыз дигән фикер дөреслеккә туры килми. Без бирегә җанатарларга матур уен күрсәтергә, спортның бу төре кайчан да булса Россиядә тирәнтен тамыр җәйсен һәм популярлык казансын өчен килдек”.
Россия җыелма командасының дөнья рейтингындагы торышын бәяләп, остаз хәзер команда ТОП-7не яба дип белдерде. “Безнең алда бары тик грандлар - Яңа Зеландия, Австралия, Канада, Англия, Франция. Әлеге илләрдә регби - беренче санлы спорт төре. Россия җыемасының 7 нче урында булуы ул бик яхшы”, - ди ул.
Инде билгеле булганча, иртәгә, 12 нче июньдә җанатарлар арасында автомобиль уйатылачак. Шулай ук популяр артистлар Ханна һәм Натан чыгышлары да көтелә.
Төркем этабындагы барлык матчлар нәтиҗәләре:
Франция - Финляндия - 51:0 (22:0);
Голландия - Бөекбритания-2 - 10:19 (5:7);
Испания - Португалия - 12:7 (0:7);
Бөекбритания-1 - Украина - 48:0 (24:0);
Ирландия - Италия - 31:0 (14:0);
Россия - Бельгия - 54:0 (35:0);
Франция - Бөекбритания-2 - 31:7 (12:7);
Голландия - Финляндия - 26:7 (5:0);
Испания - Украина - 48:7 (24:0);
Бөекбритания-1 - Португалия - 40:0 (19:0);
Ирландия - Бельгия - 12:7 (7:7);
Россия - Италия - 26:0 (14:0);
Франция - Голландия - 35:10 (14:10);
Бөекбритания-2 - Финляндия - 44:0 (12:0);
Испания - Бөекбритания-1 - 0:64 (0:38);
Украина - Португалия - 7:38 (0:26);
Италия - Бельгия - 24:19 (7:14);
Россия - Ирландия - 29:5 (19:5).
1-8 нче урыннар өчен чирекфиналлар
10.00 Франция – Голландия;
10.22 Россия – Португалия;
10.44 Бөекбритания-1 - Бөекбритания-2;
11.06 Ирландия – Испания.
9-12 нче урыннар өчен ярымфиналлар
11.28 Италия – Украина;
11.50 Бельгия - Финляндия.