Казандагы регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең ярымфиналында уйнаячак парлар билгеле булды

2016 елның 12 июне, якшәмбе

Казанда уза торган Европа чемпионаты - регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең беренче этабында ярымфиналда очрашачак парлар билгеле булды. Финалга чыгар өчен көрәштә Россия җыелма командасы Бөекбританиянең беренче командасы белән ярышачак. Франция кызлары исә үз ярымфиналларында Ирландия җыелма командасы белән көч сынашачаклар.

Бөекбритания-1 олимпия җыелма командасы лидерларының берсе Хизер Фишер Россия җыелма командасы белән ярымфинал алдыннан көндәшләре белән булачак уенга һәм Казанда турнирның оештырылыш дәрәҗәсенә карата фикерләрен белдерде.

Бөекбританиянең икенче командасы белән чирекфиналда булган уенына бәя биреп, Фишер: “Теләсә-кайсы очракта да көндәшеңне хөрмәт итәргә кирәк. Бер-береңне белгәндә, бу икенче төрлерәк әйбер, билгеле. Ничек кенә булмасын, бу авыр уен булды. Ярымфиналда Россия кызлары белән дә уен шулай ук авыр булачак”.

“Россия белән уеннар һәрвакыт катлаулы. Бөекбританиянең икенче командасы белән булган уендагы кебек үк, безгә кабаттан көчле көндәшләр белән уйнарга туры киләчәк - Россия командасындагы уенчылар физик яктан көчле, яхшы йөгерешчеләр. Әмма безгә бу уен Олимпиада алдыннан бик кирәк”, - ди регбичы кыз. 

Казанда турнирның оештырылыш дәрәҗәсен бәяләп, Фишер: “Мин инде Казанда икенче тапкырын уйныйм, әмма әлеге стадионда беренче тапкыр. Биредә газон бик шәп, турнирның оештырылыш дәрәҗәсе дә югары”, - диде.

“Регби - бик кызыклы уен, аның белән теләсә-кайсы яшьтә шөгыльләнә башларга була. Спортның теләсә-кайсы төре кебек үк, регби характерны чарлый. Спортта күп кенә дөньяви дәресләр аласың. Бу ниндидер фантастик нәрсә”, - ди ул.

Чирекфинал матчларының нәтиҗәләре:

Франция - Нидерланд - 17:0 (5:0)

Россия - Португалия - 28:5 (14:5)

Бөекбритания 1 - Бөекбритания 2 - 24:5 (12:0)

Ирландия - Испания - 19:10 (12:5).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International