Казандагы регби-7 буенча Европа чемпионаты - Европа гран-при сериясенең беренче этабы бүген Европаның гамәлдәге чемпионкалары булган Франция җыелма командасы җиңүе белән тәмамланды. Финал матчында Франция җыелма командасы Россиянекен 22:12 исәбе белән отты.
Казанның Үзәк стадионында өченче урын өчен матчта ярмфиналда җиңелгән командалар - Бөекбританиянең беренче командасы һәм Ирландия җыелмасы очраштылар. Британиялеләр 32:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр һәм бронза медальгә ия булдылар.
Инде билгеле булганча, Казанда уза торган ЕЧда 11 илдән 12 җыелма команда катнашты. Континентның иң яхшы командасы исеменә Бөекбританиянең ике командасы, Россия, Франция, Ирландия, Испания, Бельгия, Италия, Португалия, Финляндия, Голландия, Украина җыелма командалары дәгъва итте. Европа чемпионы ике этап нәтиҗәләре буенча ачыкланачак. Икенче этап сентябрь ахырында Франциянең Брив шәһәрендә узачак.
Призлы урыннарга ия булучыларга медальләр, ә французларга исә өстәп тагын Кубок та тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында регби-7 буенча комиссия җитәкчесе Ховард Томас, Россиянең Регби федерациясе вице-президенты Владимир Павлов, ТР спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар бар иде.
Җиңүдән соң Франция җыелма командасы капитаны Фанни Орта үз командасының Россия кызларын нәрсә хисабына җиңә алганлыгын әйтте: “Уен кырында гел хәрәкәттә булу, гел һөҗүм ясап тору аркасында җиңдек. Бу безнең җыелма команда өчен бик зур җиңү. Россия җыелмасы белән булган матч безнең өчен турнирдагы иң авыр матч булды”, - диде ул. Француз кызлары капитаны Казанда турнир оештырылышы дәрәҗәсен дә бик югары бәяләде.
Россия җыелма командасы капитаны Марина Петрова җиңелү җаваплылыгын үз өстенә алды. “Мин, әйдәп баручы уенчы буларак, җыелып бетә алмадым. Яшь һәм тәҗрибәсезрәк уенчылар минем кебекләргә ышана, команданы алар үз артларыннын ияртер дип өметләнә. Уенчылар мин бүген уйнаган кебек уйнарга тиеш түгелләр”, - диде капитан.
Җиңелүнең сәбәпләрен аңлатып, Петрова: “Без бәлки нык дулкынланганбыздыр, бәлки, киресенчә, үзебезне бик тыныч тотканбыздыр. Без көндәшләрдән бер тамчы да курыкмадык дип әйтү дөрес булмас. Без тырыштык, әмма мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдык”, - диде регбичы кыз.
Риога Олимпиада юлламасы уйнатылачак урын - Дублинда булачак сынау һәм төп көндәшләр - Ирландия һәм Испания турында Марина: “Безгә тернәкләнер өчен вакыт бар әле, иң мөһиме - хаталарны төзәтеп бетерү. Ә без аларны бик күп җибәрдек. Ирландия - без көч сынаша ала торган команда. Испания Казанга төп составын алып килмәгән иде, әмма без аларның ничек уйнаганнарын беләбез. Хәзер безгә бераз суынырга, хаталарны салын акыл белән анализларга һәм аларны төзәтү өстендә эшләргә кирәк”, - диде.
Тагын ике атнадан, 25-26 нчы июнь көннәрендә Россия җыелма командасы Дублинда Бразилиядә узачак Олимпиадага юллама өчен көрәшәчәк. Турнирда 16 команда катнашачак, ә Риога билет исә җиңүчегә генә эләгә. Россия кызларының А төркемендәге көндәшләре Самоа, Зимбабве һәм Мадагаскар җыелма командалары булачак.
11 нче урын өчен матч
Украина - Финляндия - 19:0 (19:0)
9 нчы урын өчен матч
Италия - Бельгия - 12:0 (0:0)
7 нче урын өчен матч
Голландия - Португалия - 12:7 (12:7)
5 нче урын өчен матч
Испания - Бөекбритания-2 - 0:44 (0:17)
3 нче урын өчен матч
Ирландия - Бөекбритания-1 - 0:32 (0:10)
Финал
Франция - Россия - 22:12 (17:5).