Казанда 9 нчы июльдә яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча 15 нче дөнья беренчелеге башланып китте. Шул уңайдан уздырылган матбугат конференциясендә Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты д-р Хулио Маглионе, Россиянең суга сикерүләр федерациясе президенты Алексей Власенко, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Россиянең синхрон йөзү буенча яшүсмерләр җыелма командасы өлкән тренеры Наталия Мендыгалиева катнаштылар.
“Казанда да, Татарстанда да мин үземне өйдәге кебек хис итәм, минем монда гел киләсем килеп тора. Сезнең шәһәр һәм республика - дөньядагы иң күренекле спорт урыннарының берсе. Владимир Леонов, Азат Кадыйров һәм Алексей Власенко ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздыра торган уникаль командага ия кешеләр, - диде Хулио Маглионе сәламләү чыгышында. - Бу беренчелек гаҗәеп булачак, чөнки ул 34 илне тәкъдим итүче биш континенттан булган спортчыларны җыйды. ФИНА Олимпиада уеннары алдыннан яшүсмерләр арасындагы иң яхшы синхрончыларның Казанда чыгыш ясаулары белән горурлана. Бу ФИНА казанышы гына түгел, Россиянеке, Татарстанныкы һәм Казанныкы да”. Алексей Власенко исә үз чиратында су спорт төрләре буенча зурдан - зур ярышларны оештырырга ярдәм итүләре өчен Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Владимир Леоновка, Азат Кадыйровка һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт. Мин үз интервьюларымда безнең су спорт төрләре буенча нинди яхшы башкалабыз булуы турында гел әйтәм. Әлбәттә инде, Татарстанны күздә тотам. ФИНА киңәшмәләрендә төрле илләрдән булган коллегаларымнан синхрон йөзү яки суга сикерү буенча дөнья беренчелеген кайда үткәрер идегез дип сорыйм, алар барысы да Казан өчен тавыш бирәләр. Бу Татарстандагы команданың эш нәтиҗәсе инде”, - диде Власенко.
Су спорт төрләре буенча алдарак та зур турнирлар уздыру тәҗрибәсе яңа ярышларга әзерләнгәндә бик нык ярдәм итә дип билгеләп узды Владимир Леонов. “Үз адресыбызга шундый сүзләр ишетү бик күңелле, әмма шунысын да танырга кирәк, шәхсән Алексей Власенконың, федерациянең һәм Хулио Маглионе җитәкчелегендәге ФИНАдан булган дусларыбыз ярдәменнән башка без берни дә эшли алмаган булыр идек, - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры. - Узган ел без бик матур чара - Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырып, алга таба бик зур адым ясадык. Без үзебездә булган барлык объектларны да сынап карадык. Бүген, яшүсмерләр арасында Синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеген уздыру барышында без оештыру эшләре буенча бернинди кыенлыкка да юлыкмадык. Объект иң югары дәрәҗәдә әзер, бик яхшы менеджмент формалаштырылган. Шуңа күрә бирегә килүче спортчылардан һәм рәсми затлардан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәбез”.
Министрның сүзләрен әзерлек ярышларын бик ошаткан Наталия Мендыгалиева да раслады. “Казанда ярышлар бик югары дәрәҗәдә уздырыла. Җылы каршы алганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Без бирегә, ышанычлы кулларга эләгәсебезне адан ук белгәнгә, өйгә кайткан кебек рәхәтләнеп киләбез. Казанда стеналар да ярдәм иткәнлеген, суның да җиңел булганлыгын аңлыйбыз. Безнең спорт төре популярлаша бара, анда биш континенттан булган спортчылар катнаша”, - ди Россиянең синхрон йөзү буенча яшүсмерләр җыелма командасы өлкән тренеры.
Владимир Леонов Казанның якындагы елларда су спорт төрләре буенча ярышларны планлаштыру белән актив шөгыльләнгәнлеген белдерде. “Хәзер без 2017 ел өчен календарь формалаштыру гына түгел, хәтта 2022 елга кадәр планнар төзибез. Синхрон йөзү буенча яшүсмерләр дөнья чемпионатын киләсе елга да уздыру, Суга сикерү буенча дөнья сериясен, Су полосы буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатын, Йөзү буенча дөнья кубогын уздыру мөмкинлеге буенча фикер алышабыз. ФИНА һәм Россия федерацияләре белән берлектә Казанда елына өч-дүрт ярыш уздырырга телибез”, - дип планнары белән уртаклашты министр.