8 нче июль көнне Казандагы “Роналд Макдоналд йорты” дип исемләнгән, тормышта кыен хәлдә калган гаиләләр өчен каралган үзенчәлекле гаилә кунакханәсе эшчәнлегенә өч ел тулды. Шул уңайдан БРКХда (ДРКБ) озак вакытлы дәвалану курсы узучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм оештырылды.
Чара кысаларында тормышта кыен хәл алдында калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы БРКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Казандагы “Роналд Макдоналд йорты” директоры Юлия Маркова һәм республиканың ММЧ вәкилләре катнашты.
“Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсе - үзенчәлекле проект. Биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиника хастаханәсендә дәваланучы балалар һәм аларның әти-әниләр түләүсез нигездә яшиләр һәм алар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Казандагы эшчәнлеге чорында әлеге Йорт барлык республикадан һәм аның чикләреннән тыш та булган 4000ләп пациентны һәм аларның әти-әниләрен сыендырды. Дөньяда шундый 350дән артык Йорт эшләп килә, әмма Казандагы “Роналд Макдоналд йорты” Россиядә әлегә бердәнбер.
Өчеллык уңаеннан Йортта хастаханәдә дәваланучы балалар өчен зур бәйрәм уздырылды. Чара “Яшь гвардия” вәкиле Станислава Кудряшовадан иҗади мастер-класс белән башланып китте. Аннан соң татар эстрадасы йолдызлары һәм бию төркемнәре чыгышлары булды. Ә ДРКБда дәваланучы һәм инде дәваланган балалар, шулай ук Йортның даими волонтерларының һәм хастаханә вәкилләренең балалары бергәләп башкарган, дуслыкны һәм узара ярдәмчеллекне чагылдырган бию концертның төп кадагы булды.