“Volunteers academy” проекты XIII студентлар спорты халыкара Федерациясе форумында тәкъдим ителде

2016 елның 8 июле, җомга

Бу көннәрдә Франциянең Монпелье шәһәрендә FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе форумы уза. Форумда дөньяның 60тан артык иленнән 250дән артык кунак - студентлар, профессорлар, спорт менеджерлары, югары уку йортлары вәкилләре, спорт федерацияләре һәм спортныкы булмаган федерацияләр әгъзалары, FISU  чараларын оештыручылар һәм киләчәк универсиадаларны оештыру комитетлары, FISU гаиләсе вәкилләре һәм башкалар  катнаша. Казан федераль университеты студенты, волонтер Тимур Туфитулов Kazan Volunteers хәрәкәтен халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итүгә иреште һәм  форумда катнашучыларга Казанда гамәлгә ашырыла торган, бренд булып торучы волонтерлык проектлары турында сөйләде.

Оештыручылар форумның тематикасын һәм гомуми мәгънәви юнәлешен “Студентлар спортының чишмә башыннан киләчәккә” дигән тирән мәгънәле фразага сыйдырганнар. Форумның бурычы - студентлар спорты халыкара хәрәкәтен үстерү һәм ныгыту, төрле илләр вәкилләре арасында аралашуны җайга салу, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләрне алмашу өчен шартлар тудыру.  Форумда катнашучылар, форум программасы кысаларында шулай ук допингка каршы эшчәнлек, спортта гендер тигезлеге, социаль яклау, коммуникация технологияләре һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Форум программасына чыгарылган темаларның берсе волонтерлык хәрәкәтен үстерү иде.  Символик рәвештә 6 нчы июльдә - Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы ачылышы көнендә узган пленар утырышта Тимур Туфитулов Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте, аның тарихы һәм төп проектлары турында сөйләде. Үз чыгышында ул Казанда Универсиадага әзерлек чорында туган һәм 2011 елдан бирле Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәтенең визит карточкасы булып тора торган Volunteers Academy пректына аерым игътибар бирде.  Бу ел проект өчен юбилей елы, шуңа да аны оештыручылар һәм анда катнашучылар FISU форумы кысаларында аны халыкара дәрәҗәгә чыгару һәм волонтерлык буенча дөнья экспертларын Казанда - Россиянең спорт башкаласында җыю инициативасы белән чыгыш ясадылар.  Ирекле ярдәмчеләр белән эшләүдә дөньяда нинди алымнар, чаралар куланылуын белү Россиядә алдагы елларда көтелә торган зур спорт чараларына һәм спортныкы булмаган чараларга әзерләнгәндә файдалы булачак.

“Безнең халыкара волонтерлар форумын Казанда уздыру идеясе бик зур хуплау тапты. Моны чыгыш ахырындагы бик көчле алкышлаулар гына раслап калмый, чыгыштан соң минем янга FISU президенты Олег Васильевич Матыцин килде, уңышлы чыгыш ясавым белән котлады һәм инициатива өчен мактау сүзләрен җиткерде! - диде Тимур Туфитулов. - Дөресен генә әйткәндә, мин идеябезнең форум кунакларына ошаячагын алдан ук белеп тордым - безнең шәһәр чынлап та студентлар һәм спорт шәһәре! Безгә халыкара студентлар һәм волонтерлар җәмгыятеннән өйрәнер нәрсәләр барлыгына иманым камил, әмма без үзебез дә белгәннәребезне рәхәтләнеп уртаклашырга әзербез. Мин кабаттан бар дөньяга “Welcome To Kazan!” дип кабатлый алуыбызга бик шатмын һәм барыгызны да кунакка көтәбез!”.

 

Инде билгеле булганча, “Volunteers Academy” - Россиянең волонтерлык үзәкләре өчен кызыклы булган яңа проектлар, Россиядә волонтерлык эшчәнлеген оештыру буенча яңа алымнар турында фикер алышу өчен үзенчәлекле булган һәм Россиянең һәм бар дөньяның спорт волонтерлыгы өлкәсендәге иң яхшы спикерлары һәм экспертлары катнаша торган мәйдан ул.  Проект гамәлгә ашырылган еллар эчендә анда бөтен Россиядән 1 000нән артык яшь лидерлар катнашты. Универсиадага әзерлек чорында Казанда проект кысаларында волонтерлар өчен белем бирү программасында һәм мотивлаштыру программасын гамәлгә ашыруда катнашкан яшьләр тренерлары пулы булдырылды һәм өйрәтелде, волонтерлыкка кандидатларны сайлап алу өчен рекрутерлар командасы әзерләнде һәм өйрәтелде, волонтерлык программасын гамәлгә ашыру буенча Россия төбәкләреннән булган партнерларның волонтерлык үзәкләре җитәкчеләре өчен аерым курс уздырылды. “Volunteers Academy” проекты шулай ук Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы дөнья чемпионатының волонтерлык программасын гамәлгә ашыру өчен лидерлар әзерләргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International