Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча Казанда уза торган дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы катнаш программада 13 нче июльдә узачак финалга чыкты.
Россия җыелма командасы яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча Казанда уза торган дөнья беренчелегендә катнаш программада квалификация ярышларын отты һәм финалга чыкты. Анастасия Архиповская, Майя Гурбанбердыева, Дарья Исламова, Полина Комар, Анна Ларкина, Милена Маретич, Мария Немчинова, Әлфия Нигъмәтуллина, Варвара Субботина һәм Карина Ташагаджиева, 90,9333 баллы нәтиҗәгә ирешеп, беренче булдылар. Икенче урында Кытай кызлары (90,3333), беренче өчлекне исә Япония кызлары яба (88,3667). Бу дисциплинада иң яхшы командалар катнашындагы финал ярышлары 13 нче июльдә булачак. Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге Казанның су спорт төрләре сараенда 9 нчы июльдән 13енә кадәр уза.
Яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча 15 нче дөнья беренчелеге Комбинация
Әзерлек раунды
1. Россия (Анастасия Архиповская, Майя Гурбанбердыева, Дарья Исламова, Полина Комар, Анна Ларкина, Милена Маретич, Мария Немчинова, Әлфия Нигъмәтуллина, Варвара Субботина, Карина Ташагаджиева) - 90,9333
2. Кытай (Ян Чен, ВентаоЧень, Цинъюань Цуй, ШиуиДаи, Цзяи Фан, Ю Фень, Кияоянь Хуань, Циюе Вань, Киянсуань Ву) - 90,3333
3. Япония (Сакико Акутсу, Ширена Дого, Кеина Фудзияма, Юи Китамура, Натсуно Кумон, Кирара Ойа, Мику Судо, Куми Такимия, Маширо Ясунага, Мичика Йошино) - 88,3667
4. Украина (Марина Алексеева, Владислава Алексеева, Вероника Гришко, Александра Коваленко, Яна Нарежная, Алина Шинкаренко, Мариана Серикова, Катерина Ткачева, Елизавета Яхно) - 87,9000
5. Испания (Лейре Абадиа, Ариадна Арисо, Хулиа Эчеберрия, Ракель Наварро, Алиса Ожогина, Сара Салдана, Ирене Толедано, Бланка Толедано, Лидия Вигара, Георгина Виладот) - 86,2667.