Казанда нәфис гимнастика буенча дөнья Кубогы узды

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Казанда нәфис гимнастика буенча 8-10 нчы июль көннәрендә узган Дөнья Кубогы ярышлары тәмамланды. Олимпия уеннары алдыннан уздырылган турнир Казанда 26 илдән 100дән артык спортчы кызны җыйды. Стартта катнашучылар индивидуаль программада һәм төркем күнекмәләрендә ярыштылар. Россия җыелма командасын турнирда Маргарита Мамун, Яна Кудрявцева һәм Александра Солдатова, шулай ук Халыкара нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова җитәкчелегендәге масштаблы тренерлар штабы тәкъдим итте.

“Дөнья Кубогы алдарак бик күп спорт ярышларын кабул иткән һәм аларны уздыра белү осталыгын күрсәткән бик матур Казан шәһәрендә уза. Казан - Россиянең спорт башкаласы, биредә адым саен спорт комплекслары салынган. Биредә яши торган балалар бик бәхетлеләр. Олимпия уеннары алдыннан соңгысы булып торучы Дөнья Кубогы ярышлары шуңа да биредә уздырыла, һәм, әйтергә кирәк, бик югары дәрәҗәдә уздырыла”, - диде Ирина Винер-Усманова ярышларны ачып җибәргәндә.

Ярышларның беренче көнендә индивидуаль программада гимнаст кызлар күп төр ярышта көч сынаштылар. Призлы урыннар турнир фаворитлары - Россия җыелма командасы вәкилләре арасында бүленде. Беренче урынны, 77,050 балл җыеп, Маргарита Мамун алды. Көмеш медаль исә 75,950 балл җыйган Яна Кудрявцевада. Бронза медаль иясе Александра Солдатова Кудрявцевадан 0,450 баллга калышты. Аның нәтиҗәсе - 75, 500 балл.

Ярышларның икенче көнендә күп төр ярыш буенча төркем күнекмәләрендә турнир һәм тасма, туп, булавалар һәм кыршау белән индивидуаль программа финаллары узды. Россия җыелма командасы (37,600 балл) төркем күнекмәләрендә, Белоруссия җыелма командасын (36,250 балл) зур аерма белән артта калдырып, җиңүче булып танылды. Лидерлар өчлеген Израиль (36,150 балл) вәкилләре япты.

Индивидуаль программа нәтиҗәләре

Кыршау

1 урын - Яна Кудрявцева (Россия) - 19,200;

2 урын - Сон Йен Джае (Корея) - 18,600;

3 урын - Маргарита Мамун (Россия) -18,500;

Туп

1 урын - Яна Кудрявцева (Россия) - 19,300;

2 урын - Маргарита Мамун (Россия) -19,150;

3 урын - Станита Мелитина (Беларусь) - 18,750;

Булавалар

1 урын - Маргарита Мамун (Россия) -19,150;

2 урын - Александра Солдатова (Россия) - 18,950;

3 урын - Станита Мелитина (Беларусь) - 8, 800;

Тасма

1 урын - Маргарита Мамун (Россия) -19,200;

2 урын - Станита Мелитина (Беларусь) - 18,550;

3 урын - Сон Йен Джае (Корея) - 18,500.

Ярышларның финал көне Россия җыелма командасы өчен төркем күнекмәләрендә җиңел генә узмады. Беренче чыгышта тасманы ике тапкыр югалтып, россиялеләр алтынны Болгария җыелмасына (18,050 балл) “бирделәр”, аерма бик аз булса да, Россия җыелмасына (17,900 балл) көмеш белән канәгатьләнергә туры килде. Бронза исә 17,350 балл җыйган Израиль командасында.

Ә менә кыршау һәм булавалар белән уйнауда Россия гимнаст кызларына тиңнәр булмады. Үз осталыкларын күрсәтеп һәм 18,600 баллы нәтиҗәгә ирешеп, алар Россия җыелма командасына тагын бер алтын медаль китерделәр. Икенче урын Белоруссия җыелма командасында - 18,400 балл, ә бронза медальгә, алардан бераз гына калышып, Италия командасы лаек булды -18,300 балл.

“Килеп җитмәгән урыннар һәрвакыт бар инде алар. Әле эшлисе эшләр байтак, шунысы тынычландыра - Олимпиадага кадәр вакыт бар әле, - ди Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, Россия командасының баш тренеры Ирина Винер-Усманова. - Кызлар, гомумән алганда, бик яхшы чыгыш ясадылар, индивидуаль программа бераз кытыршылыклар белән узуга карамастан, барлык төрләрдә дә беренче урыннар”.

Россия гимнаст кызларының алдагы планнары -Италия-Россия халыкара турнирында һәм Дөнья Кубогының Бакуда уза торган йомгаклау этабында катнашу.

Ә инде көзен Казанда, Ирина Винер-Усманова билгеләп узганча, Олимпия циклыннан соң төркем күнекмәләрендә Россия чемпионаты уздырылачак. Ярышлар Гимнастика үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International