Бүген Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Бөекбритания һәм Төньяк Ирландиянең Россия Федерациясендәге Илчелеге министр-киңәшчесе Иан Прауд (Ian Proud) белән очрашты/
Әлеге очрашу 2018 елда Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләренә багышланган. Билгеле булганча, планетар масштабтагы футбол уеннарын Казан шәһәре дә кабул итәчәк.
“Ай саен диярлек Казанда берничә халыкара ярышлар уза, шуңа да ышанып әйтергә мөмкин: шәһәребез мондый зур чараларны кабул итүгә әзер. Әгәр дә безгә әлеге турнирны иртәгә үткәрергә дисәләр – без әзер!”, - дип белдергән Хәлил Шәйхетдинов министрлыктагы очрашуда. Ул ярышларга әзерлек барышында иминлек мәсьәләләренә аерым басым ясалачагын да искәрткән. “Без Франциядәге коллегаларыбызның футбол буенча Европа чемпионатына әзерләнүләре тәҗрибәсен өйрәндек”, - дигән Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары.
Иан Прауд та аның сүзләренең чынлыктан ерак тормавына ышаныч белдергән. Иң мөһиме, Казанга дөнья чемпионатына килүчеләргә уңайлы булсын, дип теләде ул. Прауд шулай ук Британия полициясе тәҗрибәсенә таянырга кирәклеген дә искәртте, алар белән очрашып фикер алышырга тәкъдим ясады. Прауд әйтүенчә, полициядә “катлаулы җанатарлар” белән эшләүче махсус бүлек бар икән. “Казанда зур ярышларны кабул итүдәге тәҗрибәгез булганын белгәнгә, бар да югары дәрәҗәдә узар дигән ышанычта калам” – Праудның фикере әнә шундый. Шулай да ул, аерым алганда, Британия футбол җанатарлары белән сак булырга киңәш итә. Фанатлар гадәттә ике төркем булып оеша: берсе алдан ук берләшкән төркем белән килсә, икенчеләре инде шәһәргә килгәч, аерым кешеләрдән формалаша икән.
Ике як та алга таба үзара өстәмә очрашулар, хезмәттәшлек мәсьәләләрен өйрәнүләр кирәклеге хакында килеште.