Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча 1 нче дөнья чемпионаты Казанда 2016 елның 8 нче сентябреннән 15енә кадәр узачак

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Чемпионат Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты (ICSD) һәм Россия сурдлимпия комитеты яклавы астында уза.

Ярышларда 16 илдән: Венгрия, Германия, Греция, Израиль, Һиндстан, Кипр, Кытай Тайбэе, Латвия, Монголия, Россия, Сербия, Украина, Финляндия, Хорватия, Чехия һәм Швейцариядән ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнашачак. Чемпионат “Динамо” спорт базасында (Тынычлык бистәсе) узачак.

Ярышлар барышында пневматик һәм кече калибрлы коралдан пуля белән ату буенча (шул исәптән ир-атлар арасында - 8, хатын-кызлар арасында - 4) медальләрнең 12 комплекты, шулай ук хатын-кызлар арасында команда зачетында медальләрнең 3 комплекты уйнатылачак.

Үткәрелү көннәре:

08 сентябрь (14:30) - Ачылыш тантанасы

09 - 14 сентябрь - ярыш көннәре

14 сентябрь (16:30) - Ябылу тантанасы

Ярышларның спорт программасы кысаларында ир-атлар арасында 8 күнекмә планлаштырыла:

  • Пневматик пистолет, 10м, ПП-3
  • Пневматик винтовка, 10м, ПВ-6
  • Кече калибрлы пистолет, 25м, КП-10
  • Кече калибрлы пистолет, 25м, КП-5м
  • Үзәк сугыш пистолеты, 25м, РП-5
  • Кече калибрлы пистолет, 50м, КП-6
  • Кече калибрлы винтовка, 50м, КВ-6
  • Кече калибрлы винтовка, 50м, КВ-9

һәм хатын-кызлар арасында 4 күнекмә:

  • Пневматик пистолет, 10м, ПП-2
  • Пневматик винтовка, 10м, ПВ-4
  • Кече калибрлы пистолет, 25м, КП-5
  • Кече калибрлы винтовка, 50м, КВ-9Ж

Белешмә өчен: Начар ишетүчеләр арасында спорт дисциплиналары буенча ярышлар уздыру кагыйдәләре гадәти ярышларныкы кебек үк. Сурдлимпия уеннарында һәм ICSD тарафыннан хупланган ярышларда бары тик иң яхшы ишетә торган колагы да 55 децибелдан яхшырак ишетми торган кешеләр генә катнаша ала. Һәр милли спорт начар ишетүчеләр федерациясе һәр дисциплинада өч (3) катнашучыга кадәр юллый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International