Татарстанның ике спортчысы - Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында кыргыз көрәше призерлары

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның ике спортчысы Кыргызстанда узучы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында кыргыз көрәше буенча призер булып танылды. Көрәшчеләр республика флагы астында чыгыш ясады. 

Әлегә кыргыз көрәше буенча Татарстаннан тагын кемнәр катнашуы турында хәбәр юк, әмма ярышларның рәсми сайтында кыргыз көрәше буенча бәйгенең нәтиҗәләре барлыкка килде инде, диелә хәбәрдә.

Рәсми хәбәрдән күренгәнчә, кыргыз көрәше буенча ярышларда 26 илдән 96 спортчы көч сынашкан. 55 кг.га кадәр авырлыкта Татарстан көрәшчесе Риназ Гарипов өченче урынны яулаган. Беренче урында — Кыргызстан спортчысы, икенче урында — Илфак Ибәтуллин.

84 кг.га кадәр авырлыкта исә нәтиҗә тагын да яхшырак. Якташыбыз Ренас Кәлимуллин биредә мәйдан хуҗасы Бектурган Кожомуратовка гына оттырып, көмеш медальгә ия булган. Шул ук үлчәүдә өченче урында Башкортстаннан Курмангазы Шәймуханов.

Бүген исә биредә Алыш буенча ярышлар узачак. Анда шулай ук Татарстан спортчылары чыгыш ясый. Шунысы да бар,  хәзер безнекеләрнең Кыргызстанда аерым команда буларак чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International