Казанның “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты барышында пневматик һәм кече калибрлы коралдан пуля белән ату буенча ярышларда медальләрнең 12 комплекты уйнатылачак. Бүген турнирга старт бирелер алдыннан узган матбугат конференциясендә Россия Сурдлимпия комитеты президенты Александр Романцов шулай дип белдерде. Журналистлар белән очрашуда Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты (ICSD) президенты Валерий Рухледев, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Швейцария җыелма командасы спортчысы Томас Мешинг катнаштылар.
Инде билгеле булганча, Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты ачылды. Татарстан башкаласында узачак турнирга 16 илдән 66 спортчы килде, Россия җыелма командасын 19 спортчы тәкъдим итә.
Рухледев начар ишетүчеләр халыкара спорты тарихының 1924 елдан, Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты оешудан һәм беренче Сурдлимпия уеннарын уздырудан башланганлыгын искәртеп узды. Аның сүзләренчә - пуля белән ату - начар ишетүчеләр спортының борынгы дисциплинасы, ул беренче җәйге Сурдлимпия уеннары (1924 ел, Париж, Франция) программасында ук булган.
Валерий Рухледев турнирны Россия биләмәсендә уздыру мөмкинлеген биргән өчен Россия Сурдлимпия комитетына һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионатын Казанның югары дәрәҗәдә уздырачагына шикләнми. Валерий Рухледев шулай ук Казанда җәйге Сурдлимпия уеннарын уздыру мөмкинлеге дә бар дип саный. Бу мәсьәлә Казанда ДЧ ачылышында катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән булачак очрашуда күтәреләчәк дип белдерде ул.
Спикер сүзләренчә, аны начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионатына 16 илдән спортчылар килүе бик шатландырган. Рухледев билгеләп узганча, пуля белән ату спорты җирле хакимиятләр хуплавы астында күп кенә илләрдә актив үсеш алган. Ул шулай ук быел Халыкара олимпия комитетының (ХОК) Лозаннадагы штаб-фатирында Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты һәм ХОК арасында үзара аңлашу турындагы Меморандум имзаланганлыгын да әйтеп китте. Шуннан соң начар ишетүчеләр спорты, нигездә, олимпия хәрәкәтенең бер өлеше булып танылган. Моннан тыш Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты Лозаннада Халыкара спорт үзәгендә рәсми рәвештә үзенең штаб-фатирын ачты. “Хәзер без ХОК белән тыгыз элемтәдә начар ишетүчеләр спорты үсешен тәэмин итә торган зур эш башкарабыз”, - диде ул.
“Казандагы дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә узачагына шигем юк. Безне бөтен дөнья, бигрәк тә ХОК күзәтеп тора. Казанда мондый чара уздырудан Россиянең дәрәҗәсе тагын да күтәрелер дип өметләнәбез”, - диде ул.
Үз чиратында Александр Романцов: “Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионатының Россиядә, халыкара чаралар уздыру буенча зур тәҗрибә туплаган Казанның “Динамо” стадионы базасында уздырылуы белән горурланабыз”, - диде. Аның сүзләренчә, дөнья чемпионаты командаларны 2017 елда Төркиядә узачак җәйге Сурдлимпия уеннарына әзерләүдә хәлиткеч этап булып торачак. Россиянең Сурдлимпия комитеты президенты белдергәнчә, Россия командасы ярышларның рәсми булмаган команда зачетында җиңүгә исәп тота. “Безнең спортчыларның уңышлы чыгыш ясауларына һәм Казанда ярышларның югары дәрәҗәдә узачагына өметләнәбез”, - диде ул.
Томас Мешинг Россиягә беренче тапкыр килгәнлеген һәм беренче дөнья чемпионаты медален алырга исәп тотканлыгын әйтте. Спортчы сүзләренә караганда, 20 ел дәверендә чыгышлар ясавы барышында ул 4 Сурдлимпия медаленә һәм 9 Европа чемпионатлары медальләренә ия булган һәм хәзер тарихта беренче ДЧ медален дә яуларга хыяллана. “Беренче дөнья чемпионатында беренче медалемне алу теләге белән янам”, - диде ул.