Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча тарихта беренче дөнья чемпионаты ачылды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә бүген начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты ачылды. Татарстан башкаласында узачак турнирга 16 илдән 66 спортчы килде, Россияне 19 спортчы тәкъдим итә.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты (ICSD) президенты Валерий Рухледев, Россия Сурдлимпия комитеты президенты Александр Романцов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов катнаштылар.

Пуля белән ату - начар ишетүчеләр спортының борынгы дисциплинасы, ул беренче җәйге Сурдлимпия уеннары (1924 ел, Париж, Франция) программасында ук булган. Сурдлимпия уеннарында һәм ICSD тарафыннан хупланган ярышларда бары тик иң яхшы ишетә торган колагы да 55 децибелдан яхшырак ишетми торган кешеләр генә катнаша ала. Начар ишетүчеләр арасында спорт дисциплиналары буенча ярышлар уздыру кагыйдәләре гадәти ярышларныкы кебек үк. Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча Европа чемпионатлары 1967 елдан башлап уздырыла. Казанда уза торган дөнья чемпионаты спортның бу төре тарихында беренчесе.

 Тантана башында дөнья чемпионатында катнашучы илләрнең: Венгрия, Германия, Израиль, Һиндстан, Кипр, Кытай Тайбэе, Латвия, Монголия, Россия, Сербия, Украина, Финляндия, Хорватия, Чехия, Греция һәм Швейцариянең флаглары чыгарылды. Аннан соң Россия спорт министры Виталий Мутконың Казандагы турнирда катнашучыларга юллаган сәламләү сүзләре укылды. “Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче чемпионат матур һәм кызыклы узар һәм һәр катнашучының спорт карьерасында мөһим этап булыр дип ышанам”, - дип белдергән министр һәм спортчыларга иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләгән.

 Рөстәм Миңнеханов дөнья чемпионатында катнашучыларны шәхсән сәламләде. “Ярышларны Казандагы бик матур “Динамо” комплексында уздыруыбыз бик куанычлы. Дөнья күләмендәге ярышларны уздыру мөмкинлегебез булуга бик шатбыз”, - диде Президент һәм кунакларның республика башкаласы белән танышып китүләренә өметләнүен белдерде, пуля белән атуда ярышачак спортчыларның батырлыгына соклануын әйтте. “Начар ишетүегезгә дә карамастан үзегезне спортның әлеге төрендә тапкансыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәсез”, - дип мөрәҗәгать итте ул спортчыларга һәм аларга уңышлы ярышлар, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

 Үз чиратында Александр Романцов дөнья чемпионатын кабул итүче якка Казанда тудырылган шартлар өчен рәхмәтен җиткерде. “Катнашучылар барысы да яхшы чыгышлар ясарлар һәм биредән матур хис-тойгылар белән китәрләр, шулай ук үз нәтиҗәләрен яхшыртырлар дип ышанабыз”, - диде ул.

 Валерий Рухледев шулай ук беренче дөнья чемпионатының Казанда узуы өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул киләсе елга Төркиядә начар ишетүчеләр арасында Олимпия уеннары узачагын әйтеп, Казанда узачак турнирның шуңа әзерлекнең бер этабы булып торуын белдерде. Рухледев Казанда ярышларның уздырылу дәрәҗәсе югары булачагына шикләнми.

Дөнья чемпионаты ачык дип игълан ителгәннән соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Бүген программада ярышлар планлаштырылмаган, шуңа күрә спортчылар рәхәтләнеп фотоларга төштеләр, бер-берсе белән аралаштылар.

Сурдлимпия уеннары чемпионкасы, Россия җыелма командасы әгъзасы Юлия Чурсина Казанга килгәч турнирның оештырылу дәрәҗәсенә хәйран калган. Спортчы кыз сүзләренә караганда, ул Казанда узачак дөнья чемпионатына бик яхшылап әзерләнгән, соңгы ярыш Новогорскта узган. Юлия тумыштан начар ишетә, әмма башта гадәти мәктәпкә йөргән. Начар ишетүчеләр өчен каралган интернат-мәктәпкә килгәч кыз балаларның ату белән шөгыльләнгәнлекләрен күргән. Бу шөгыль аңа ошап киткән. Юлия начар ишетүчеләрнең координацияләре нык бозылуны таный, әмма пуля белән атучылар махсус әзерлек узалар һәм атуда алар күрсәткән нәтиҗәләр гадәти спортчыларныкы белән тигезләшә диярлек. “Безнең девиз - начар ишетүче спортчылар сәламәт спортчылардан калышырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады ул.

 Россия җыелма командасы әгъзалары, августтагы һава торышына карап, Казанда эссе һава шартлары булыр дип өметләнгәнлекләрен әйттеләр. Әмма хәзер суытып җибәргәнлектән, һава шартларына җайлашырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International