Казанда бүген “Динамо” спорт базасында начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты финаллары дәвам итә.
Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша. Бүләкләрнең икенче комплекты пистолеттан атучы ир-атлар арасында уйнатылды. Финалга чыгучыларның дүртесе дә Россия һәм Украина данын яклаучылар.
“Кече калибрлы пистолет, 25 м” (КП-5м) күнекмәсендә Украина спортчысы Сергей Фомин җиңүче булды. “Алтын” өчен матчта ул Россия спортчысы Роман Кузьминны 8:4 исәбе белән отты. Өченче урын өчен көрәштә Украинаның тагын бер вәкиле Александр Колодий шундый ук исәп белән Россия егете Антон Малуштан өстен чыкты.
Җиңүче Сергей Фомин Казанда турнирның оештырылу дәрәҗәсен һәм ДЧ катнашучылар арасындагы көндәшлекне югары бәяләде. “Казанда мин беренче тапкыр һәм аңа гашыйк булырга өлгердем инде. Сездә бик ошады, бар җирдә матурлык, чисталык, кешеләр ягымлы, дустанә мөнәсәбәттә. “Динамо” тиры да бик яхшы, оештыру дәрәҗәсе югары. Барысы да бик ошады, бирегә кабат киләсем килә”, - диде “алтын” иясе.
Үз чыгышына бәя биреп һәм көндәшлек дәрәҗәсенә мөнәсәбәтен белдереп Фомин: “Мин беренче урынга чыкканмын икән, димәк барысы да мин дигәнчә килеп чыккан, юкка тырышмаганмын. Нәтиҗәмнән канәгатьмен. Судьялар яхшы иде, атарга күңелле булды, Казанга көчле көндәшләр килгән. Минем командамда да, Россиянекендә дә спортчылар көчле. Әмма без биредә барыбыз да дуслар, коллегалар. Бу дусларча ярыш”, - диде спортчы.
Ярыш вакытындагы һава торышы турында җиңүче: “Без мондый һава шартларына күнеккән, үзебездә дә алай булгалый (җилле һәм яңгырлы һава торышы), безне аның белән куркыта алмассың. Безнең өйрәнүләр, чемпионатлар, Украина беренчелекләре гадәттә Көнбатыш Украинада уза, ә анда елның бу вакытында нәкъ шундый һава торышы”, -диде.
Сергей Фомин начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатлары даими рәвештә уздырылырга тиеш дип ассызыклады. “Бу пуля белән ату спортының үсеше өчен дә, гомумән алганда Сурдлимпия хәрәкәтенең үсеше һәм дәрәҗәсе өчен дә бик мөһим. Шулай булгач, 2 нче чемпионат та булыр дип өметләнәм һәм көтеп калам, бәлки әле ул бездә, Украинада булыр”, - ди спортчы.
Үз чиратында Россия спортчысы, “көмеш” иясе булган Роман Кузьмин җиңү өчен аңа бераз гына уңыш, тырышлык, сабырлык һәм җыелу җитеп бетмәгәнлеген әйтте. “Финалда хис-тойгылар җыелып бетәргә комачаулады, арыганлык та сизелде, кулның ныклыгы китте. Киләчәктә булачак ярышларда яхшырак чыгыш ясарга тырышачакмын, билгеле”, -дип белдерде ул. Икенче урын иясе сүзләренә караганда, аның өчен иң мөһиме беренче өчлеккә эләгү булган. “Беренче урынмы, икенче яки өченчеме - миңа анысы алай ук мөһим дә түгел иде”, - ди ул.