Казанның “Динамо” спорт базасында начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дебют чемпионатының икенче ярыш көне тәмамланды.
Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша. Көннең икенче яртысында медальләр өчен көрәшкә хатын-кызлар кушылды.
“Кече калибрлы винтовка, 50 м” (КВ-9ж) күнекмәсендә пьедесталның барлык баскычларына да Россия кызлары күтәрелде. Беренче урынга, 207,0 очколы нәтиҗә күрсәтеп, Юлия Чурсина чыкты. Ул бу күнекмәдә дөнья рекордын куйды. Бу инде Казанда уза торган ярышларның ике көнендә куелган өченче дөнья рекорды. Икенче урында 206,4 очко белән Ирина Борисова. Призлы өчлекне Дарья Булавина япты - ул 186.0 очко җыйды.
Җиңүеннән соң Юлия Чурсина тарихта беренче булган һәм үзебездә уза торган дөнья чемпионатында алтын медаль алу шатлыгы белән уртаклашты. “Мин һәрбер ярышта, ул Россия чемпионаты булсынмы, хәзерге дөнья чемпионатымы, Европа беренчелеге булсынмы, бар көчемә тырышам. Һичшиксез медаль алу, призлы урынга ирешү турында уйлаганым юк, бары тик үз эшем, өйрәнүләр, ату турында гына уйлыйм. Хис-тойгыларга бирелмәс өчен көндәшлек, ярышлар, тамашачылар турындагы уйларны ерак куам. Үземне гадәти өйрәнүләр вакытында дип хис итәм һәм иң яхшы нәтиҗәмне күрсәтергә тырышам. Барысы да мин дигәнчә килеп чыкканлыкка бик шатмын. Рәхмәт, Казан”, - диде алтын медаль иясе.
Россия кызларының бу күнекмәдә бар пьедесталны яулауларына мөнәсәбәттә Чурсина: “Минем тәҗрибәм, ярышлар практикам зур, мин инде күптән атам, ә команда буенча дусларым әле яшьләр. Шуңа күрә миңа биредә чыгыш ясау алай ук авыр түгел, ә яшь коллегаларыма мин һәрьяклап булышырга тырышам. Унлыкка эләгү - безнең спорт төре өчен бик яхшы, әмма призлы урын алу тагын да яхшырак. Мин үзем өчен дә, кызлар өчен дә гаять шат”, - диде.
“Ярышларда рәсми рәвештә мин 2007 елдан чыгыш ясый башладым, әмма спортның бу төренә әллә кайчан гашыйк булган идем инде. Минем өчен бу эш тә, хобби да түгел, ату - минем тормышым”, - диде җиңүче кыз. Ул Казанда турнирның оештырылу дәрәҗәсен дә бик югары бәяләде: “Миңа биредә бик ошый, Казан минем йөрәгемә кереп урнашты. Сезгә бик зур рәхмәт”.
Үз чиратында “бронза” иясе Дарья Булавина Татарстан башкаласындагы старт алдыннан бик нык дулкынланганлыгын әйтте: “Мин бик дулкынландым, нервландым, борчылдым. Квалификациядә, өйрәнүләр барган чакта бик уңышлы чыгыш ясый алмадым. Әмма финалда җыелдым, үземне кулга алдым, нәтиҗәдә диплом һәм медаль иясе булдым. Өченче урын минем кулда. Мин бик шат”.
“Мин бик канәгать. 100 процентка тырыштым, булдыра алганның барын да эшләдем. Ира һәм Юля өчен чын күңелдән шатланам һәм аларны котлыйм. Без булдырдык. Пьедестал безнеке”, - диде ул. Медаль иясе шулай ук оештыру комитетының Казандагы турнирны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. “Биредә башка ярышларга караганда күпкә яхшырак. Ә мин инде Европада да, дөньяда да күп җирләрдә булдым, чагыштыра алам. Биредә бик шәп!”, - ди ул.
“Мин инде күптәннән шөгыльләнәм, барысы да шундук яхшы килеп чыга башлады, миңа ошап китте. Бер җиңү артыннан икенчесе китте, мин сайланып алындым һәм бирегә килеп эләктем. Миндә хисләр ташкыны, бронза медаль алуыма әлегә кадәр ышана алмыйм. Мин моңа күптәннән һәм планлы рәвештә килдем, нәтиҗәләр елдан ел яхшыра барды, мин әле моның соңгы чик түгеллегенә ышанам”, - ди Дарья.