Россия кызы соңгы тапкыр атуда көндәшеннән начар ишетүчеләр арасында уза торган дөнья чемпионаты “алтынын” тартып алды

2016 елның 11 сентябре, якшәмбе

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионатының өченче ярыш көненең беренче финалы драматик тәмамланды.

Ярышлар бу көннәрдә Тынычлык бистәсенең “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә уза.

Хатын-кызлар арасында “пневматик пистолет, 10 м” (ПП-2) күнекмәсендә призлы урыннар соңгы ату вакытында бүленде. Ярышларның фавориткасы булган дөнья рекордчысы, хорватияле Лана Скеледзия квалификация ярышында нәтиҗәсен яхшырткан иде. Финалда да, соңгы тапкыр атуга кадәр, ул беренче барды. Әмма аның ялгышы Россия кызлары Евдокия Каторгинаны һәм Валерия Кладовикованы алга чыгарды һәм алар пьедесталның беренче һәм икенче баскычларына күтәрелделәр. Хорватия кызына бронза медаль белән генә канәгатьләнергә туры килде. Нәтиҗәдә Евдокия, 191,4 очко җыеп, яңа дөнья рекордлы чемпионка булды. Аның ватандашы активында исә 186,6 очко. Хорватия кызы 169,4 очко җыйды.

Драматик җиңүеннән соң Евдокия Каторгина хис-тойгылары белән уртаклашты һәм чемпионатның үзебездә уздырылуы аңа бик булышканлыгын әйтте. “Миң җиңүгә исәп тоткан идем, яхшылап әзерләндем һәм җиңүемә бик шатмын”, - диде чемпион кыз. Ярышның драматик тәмамлануына мөнәсәбәттә ул: “Башта мин бик дулкынландым, нервландым, әмма үз өстемдә эшләдем, тырыштым, нәтиҗәдә барысы да яхшы килеп чыкты”, - диде.

“Чемпионатның үзебездә уздырылуы миңа көч өстәде, бу чемпионатның Россиядә узуына мин бик шат. Казан - искиткеч шәһәр, турнирның оештырылу дәрәҗәсе бик югары, барыгызга да рәхмәт”, - диде “алтын” исе. Аның сүзләренчә, Россиядә атучылар арасында көндәшлек бик зур һәм ул үз илен тиешле дәрәҗәдә күрсәтер өчен Төркиядә узачак Сурдлимпия уеннарына әзерләнәчәк.

Үз чиратында Лана Скеледзия соңгы атуда “алтын” кулыннан ычкынуга кәефе кырылганлыгын әйтте. “Мин беренче бара идем, җиңүгә өметләндем, әмма соңгы тапкыр атканда уңыш кулдан ычкынды. Иң мөһиме, мин призлы урынга эләктем, медаль алдым. Барлык командага рәхмәт, бу безнең уртак җиңү”, - диде ул.

Турнирдан алган тойгылары белән бүлешеп, Лана: “Сезнең шәһәрегез бик матур, кызыклы. Ату урыны да дөнья югарылыгында, оештыручылар бик тырышканнар”, - дип белдерде. Спортчы кыз шулай ук начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатын уздыру традициягә кереп китсен иде дигән теләк белдерде. “Мин начар ишетүчеләр өчен дөнья форумнары даими үткәрелсен иде дигән теләктә торам, киләсе чемпионатны көтәм һәм аңа һичшиксез киләчәкмен”, - диде спортчы кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International