Украина спортчысы Казанда начар ишетүчеләр арасында уза торган дөнья чемпионатының өченче медаленә ия булды

2016 елның 11 сентябре, якшәмбе

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча тарихта беренче дөнья чемпионатының өченче ярыш көнен пистолеттан атуда ярышучы ир-атлар йомгаклады.

Ярышлар бу көннәрдә Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә бара.

“Кече калибрлы пистолет, 50 м” (КП-6) күнекмәсендә Украина атучысы Александр Колодий, 179,7 очколы нәтиҗә күрсәтеп, “алтын”га ия булды. Бу инде аның Татарстан башкаласында уза торган беренче дөнья чемпионатында өченче медале. Хәзер аның алтын, көмеш һәм бронза медальләре дә бар. Икенче урында Россия спортчысы Роман Кузьмин, аның нәтиҗәсе - 176,2 очко. Аның өчен бу медаль шулай ук өченчесе. “Бронза” исә хорват Борис Грамнякта - 155,7 очко.

Җиңүдән соң Колодий хис-тойгылары белән уртаклашты: “Беренче тапкыр мин өченче булдым, миңа авыр иде, аннан соң икенче булдым, хәзер исә беренче урын. Ярышлар җиңел бирелмәде, әмма мин җиңүче булуыма бик канәгатьмен, моңа ирешергә миңа барлык команданың тырышып әзерләнүе һәм дустанә эшләве ярдәм итте. Мин бит бөтен бер илне, Украинаның начар ишетүче кешеләрен, барлык атучыларын тәкъдим итәм, бу исә бик зур җаваплылык”.

Турнирда “бронза”дан “алтын”га таба булган юлына аңлатма биреп, Украина вәкиле: “Бу уңышка таба акрынлап бару булды. Мин җиңә алуым турында белә һәм аңа ышана идем. Мин үземнән канәгатьмен, бу чын мәгънәсендә уңыш, минем беренче җиңүем һәм ул соңгысы булмас дип ышанам. Төркиядә булачак җәйге Сурдлимпия уеннарын көтәм, анда да яхшы итеп чыгыш ясарга тырышачакмын”.

Казандагы турнирның оештырылу дәрәҗәсенә бәя биреп, чемпион: “Миңа биредә бик ошады, оештыру ягыннан да, гомумән алганда да Татарстан турында бары тик яхшы фикерләр генә калды. Тир яхшы, карар өчен кызыклы әйберләр күп, һава торышы да шатландырды, чыгыш ясау күпкә җиңелрәк бирелде. Мөмкинлек чыкса, бирегә кабат киләчәкмен”, - диде.

Үз чиратында “көмеш” медаль исе Роман Кузьмин бүгенге медаль аның куйган тырышлыклары өчен бүләк булып тора дип белдерде. “Мин өйрәнүләр вакытында бар көчемә тырыштым, ярышларга бик җаваплы карадым, бу шуның нәтиҗәсе, - дип саный ул. Шул ук вакытта спортчы әле эшлисе эшләр күплеген дә яшерми. - “Киләчәккә өмет белән карау яхшы. Алга максат куярга һәм шуңа тайпылышсыз барырга - бу минем уңыш рецепты. Алда яхшырак чыгыш ясарга тырышачакмын”, - диде ул.

“Барлык ярыш буена үземне кулда тота алуым, контрольне югалтмавым аркасында медаль алуга ирештем. Дөрес, барлык атулар да яхшы килеп чыгып бетмәде, әмма мин нәтиҗәдә дан пьедесталына менүемә шатмын. Мин бит үз илемне тәкъдим итәм, бу безнең тренерларның, табибларның, барлык Россия җыелма командасының уртак эше”, - диде Кузьмин.

Бронза медаль иясе Борис Грамняк бүген кич, ярышлар тәмамланганнан соң Татарстан башкаласының матур урыннарын карарга ниятләгәнлекләрен әйтте. “Казан үзәгенә барырга, Кремльне, Иске татар бистәсен карарга уйлап торабыз. Турнирны оештыру дәрәҗәсе бик югары иде. Бернинди җитешмәгән яклары юк”, - дип белдерде ул.

Үз чыгышына бәя биреп, хорват: “Әлбәттә, “алтын” яки “көмеш” әйбәтрәк, дәрәҗәлерәк инде, әмма миңа бүгенге көнгә кадәр болай яхшы итеп ату насыйп булмады, мин беренче тапкыр алдынгылар өчлегенә эләктем, шулай булгач мин бик канәгать. Бүген безнең команда ике медаль яулау бәхетенә иреште. Без барыбыз да озак һәм тырышып эшләдек, бу медальләргә без бик лаек”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International