Казанда шәһәр волонтерлары командасына кандидатлыкка заявка ачылды

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Академиянең 80 беренче курс студенты Россиядә 2017 елда булачак FIFA Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елда узачак Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм аларны оештыруга булышу - волонтерлар командасына керү мөмкинлеге турында белделәр.

Очрашудан алган тәэсирләрен бүлешеп, ИДФКСТ физик культура факультетының беренче курс магистры Илнур Әгъләмов: “Без волонтерлар әзерләү үзәге урнашкан уку йортына керүебез белән бәхетлебез. Безнең алда шулкадәр күп ишекләр ачылып китте, волонтерлык, билгеле инде, иң мавыктыргыч мөмкинлекләрнең берсе. Мин “Спорт менеджменты” юнәлешендә магистратурада укыйм, минем өчен мондый дәрәҗәдәге халыкара чарада катнашу үз өлкәмнең эчке хәлләрен белү, ничек эшләве белән танышу өчен шәп мөмкинлек. Беләсезме, бу нәкъ ресторандагы кебек - әзер ризык китереп биргәнне көтеп тыныч кына да утырырга була, яки инде кухняга эләгеп, рецептны беләсең һәм шеф-поварга аны әзерләргә булышасың. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, бигрәк тә ул сиңа шундый якын булганда!”, - дип белдерде.

2018 елдагы чемпионатның волонтерлык программасының үз үзенчәлекләре бар һәм ул ике кече программадан тора - “Оештыру комитеты волонтерлары” һәм “Шәһәр волонтерлары”. Объектлар булып гадәти стадионнар гына түгел, ә тулы оештыручы шәһәрләр торганлыктан, бу хәл турнирның үзенчәлекләре белән аңлатыла. Оештыру комитеты волонтерлары турнирның стадионда һәм башка объектларда оештырылышының барлык эшләрендә катнашалар, ә шәһәр влонтерлары исә чемпионатның иң күп санлы катнашучылары - җанатарлар өчен шәһәрдә оештырыла торган чараларны әзерләргә һәм уздырырга булышалар.

Шулай итеп, Казанда 2017 елда узачак FIFA Конфедерацияләр кубогында оештыру комитетының 1 300 волонтеры һәм 500 шәһәр волонтеры җәлеп ителәчәк, ә 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына - 1 300 һәм 1 000 волонтерны җәлеп итү каралган. Казанда шәһәр волонтерларын туплау бурычын “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО гамәлгә ашыра.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе - Россиядә 2018 елда узачак Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының волонтерлык программасын гамәлгә ашыру буенча 15 партнер - югары уку йортларының берсе. Идел буе академиясе стеналарында урнашкан волонтерлык үзәге берләштерелгән үзәк булып тора һәм берьюлы ике программага: “Оештыру комитеты волонтерлары” һәм “Шәһәр волонтерлары” программаларына ирекле ярдәмчеләр җыя, кандидатлар “бер тәрәзә” принцибы буенча сайлап алыначаклар.

Үзәктә күзгә-күз сөйләшүләр узарга алдагы елларда булачак иң төп футбол чарасын оештыруга үз өлешен кертергә теләгән һәркем чакырыла. Мөһим шартлар - тиешле ресурсларда (“Оештыру комитеты волонтерлары” программасы өчен - http://ru.fifa.com/volunteers, “Шәһәр волонтерлары” программасы өчен - http://volunteers.kazan2015.com/да) анкета бирелгән булуы һәм яшь категориясе (“Оештыру комитеты волонтерлары” программасы өчен - чара башлану вакытына - 18 яшьтән алып, “Шәһәр волонтерлары” программасы өчен - 16 яшьтән алып).

Үз чиратларында үзәк белгечләре күзгә-күз сөйләшү барышында функциональ менеджерлар куйган таләпләрнең кандидатның волонтерлык позициясенә карата булган кызыксынуларына никадәр дәрәҗәдә туры килүен ачыклыйлар һәм аларга юнәлешләр вариантларын тәкъдим итәләр, шулай ук “Оештыру комитеты волонтерлары” һәм “Шәһәр волонтерлары” программаларында катнашуның үзенчәлекләре турында сөйлиләр. “Оештыру комитеты волонтерлары” программасында катнашуга заявканы 2016 елның ахырына кадәр, ә “Шәһәр волонтерлары” программасында катнашуга (оештыручы шәһәр - Казан) - 2017 елның 1 июненә кадәр бирергә була.

Казан өчен мөстәкыйль рәвештә көчләрне сынап карау бик тиздән - 2016 елның ноябрендә FIFA Конфедерацияләр кубогы жирәбәсендә булачак, анда 281 волонтер катнашачак. Командада күпчелекне Казанда яшәүчеләр алып тора, аларга башка оештыручы-шәһәрләрдән һәм чит илләрдән тагын 60 кеше өстәлә. 2017 елда Казан FIFA Конфедерацияләр кубогының 4 матчын кабул итәчәк, аларның 3есе - төркем, берсе ярымфинал матчлары. Дөнья чемпионаты кысаларында “Казан Арена”да төркем этабының 4 матчы, 1/8 һәм 1/4 финаллар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International