“Россия- спорт державасы” форумының икенче көне нәтиҗәләре : ГТО студентлары йөгереше, аерымлык билгеләре белән бүләкләү

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

11 нче октябрьдә Владимир өлкәсендә “Россия - спорт державасы” VI Халыкара спорт форумы эше дәвам итте. Форумның икенче көне “2017 елда Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален каршылап” массакүләм йөгереш белән башланып китте.

Йөгереш тантанасы ачылышында Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионкасы Светлана Хоркина, тимераякта йөгерү спорты буенча Олимпия чемпионкасы, ГТО Илчесе Светлана Журова, фигуралы шуу буенча ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, ГТО Илчесе Ирина Слуцкая һәм кикбоксинг буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Бату Хасиков катнаштылар. Танылган спортчылар белән бергә йөгерештә ГТО студентлары - быел Россиянең югары уку йортларына ГТОның алтын аерымлык билгеләре белән кергән беренче курс студентлары да катнашты. Билгеле булганча, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә быел илнең югары уку йортларына кергәндә алтын аерымлык билгесе булган балаларга БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар өстәлде.

Форум программасының ГТО студентларына ГТОның алтын аерымлык билгеләрен тапшыру тантанасы белән дәвам итүе бик үзенчәлекле булды.

Чараның икенче көненең төп вакыйгасы исә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашындагы “Спорт-2030. Киләчәк программасы” пленар утырышы булды. Үз чыгышында ул спорт тармагының икътисадый үсеш факторы булып торырга тиешлеген, Россиянең физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, ГТО хәрәкәтен торгызуга шартлар тудыруны дәвам итәчәген билгеләп узды.

“Спорт тармагы социаль юнәлешкә ия. Без аның бер үк вакытта икътисадый үсеш, икътисадый алга китү факторы да булып торырга, заманча инфраструктура төзелешенә ярдәм итәргә, кече һәм урта бизнесны, спорт товарларын җитештерүне стимуллаштырырга тиешлеген аңлыйбыз”, - диде Владимир Путин форумның пленар утырышы барышында.

Ул Россия “спорт оешмаларына һәм ГТО хәрәкәтен торгызуга һичшиксез ярдәм итәчәк” дип ышандырды.

“Дәүләтнең, җәмгыятьнең, спорт хәрәкәтенең тырышлыгының нәтиҗәсе күренеп тора. Спорт кабаттан җәлеп итүчән образны алды, бу исә балалар һәм яшьләр арасында бик мөһим”, - диде ул.

Иртәгә, 13 нче октябрьдә - Форумны йомгаклау көнендә Виталий Мутко ГТО студентлары белән очрашачак, шулай ук маркетинг программасы кысаларында лицензияле килешүләр имзаланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International