Катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионаты алдыннан Россия кёрлинг федерациясе генераль секретаре Ольга Жаркова һәм Бөтендөнья кёрлинг федерациясе тарафыннан билгеләнгән зат – бозны әзерләү буенча баш белгеч Стефан Ротлисбергер журналистларның сорауларына җавап бирделәр. Алар иртәгә – 14 нче октябрьдә ачылачак ярышлардан ниләр көтүләре турында сөйләделәр һәм объектның матчларны уздыруга әзерлегенә бәя бирделәр.
Инде билгеле булганча, чемпионатта 37 команда (171 кеше, шул исәптән 148 спортчы һәм 23 рәсми зат) катнаша. Якын арада Казанга Англия, Андорра, Австралия, Австрия, Бельгия, Белоруссия, Бразилия, Венгрия, Германия, Дания, Ирландия, Испания, Италия, Канада, Казахстан, Латвия, Нидерланд, Яңа Зеландия, Норвегия, Польша, Корея Республикасы, Россия, Румыния, Словакия, Словения, АКШ, Төркия, Уэльс, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швейцария, Швеция, Шотландия, Эстония, Япониядән спортчылар киләчәк.
“Уенчыларда булган тәҗрибә аларга бозны “укырга”, уенга кереп китәргә һәм лаеклы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Барлык командаларның да бер үк төрле шартларда булуларын да әйтәсе килә. Иртәгә алар өйрәнүләр уздырачаклар. Тамашачылар күп, ә бозның сыйфаты, барлык халыкара ярышлардагы кебек үк, идеаль булыр дип өметләнәм. Россия командасы спортчылары актив әзерләнделәр, аларга уңыш юлдаш булыр дип ышанасы килә”, - диде Ольга Жаркова. Булачак турнирда кайсы командалар көчле күренә дигән сорауга җавап биреп, ул Швейцария, Швеция, Германия, Канада җыелма командаларын атады. “Сессиянең беренче уенчылары командаларның чынбарлыкта нинди көчкә ия булуларын күрсәтәчәкләр. Микст - бер үк вакытта ир-атлар да, хатын-кызлар да уйный торган дисциплина, көчле уенчыларга “уйнап китәргә” вакыт кирәк булырга мөмкин”, - дип ассызыклады Ольга.
“Без мәйданны тулысынча әзерләдек, маркировка ясадык, юлларны тигезләдек. Бозны кёрлинг буенча матчка әзерләү хоккейга яки фигуралы шууга әзерләүдән аерыла. Суны бозда һава өчен бушлыклар калмаслык итеп агызып катырырга кирәк. Бу бик мөһим, шулай эшләмәсәң, боз таш авырлыгы астында ярылып китәргә мөмкин. Без куллана торган су биш этапта чистартыла. Бозны әзерләү эшенә 5 көн китә”, - дип белдерде Стефан Ротлисбергер. Ул ярышларга әзерлек буенча оештыручылар тарафыннан башкарылган эшне уңай бәяләде.
Россия инде кёрлинг буенча дөнья чемпионатын Сочи - 2014 елдагы кышкы Олимпия уеннарын оештыручы шәһәрдән читтә икенче тапкыр кабул итә. Бөтендөнья кёрлинг федерациясе алдарак Сочида 2015 елда катнаш парлар арасында һәм сеньорлар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатлары, 2013 елда коляскаларда һәм юниорлар командалары арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатлары, шулай ук 2010 елда Чиләбедә катнаш парлар арасында дөнья чемпионатларын уздырган иде. 2011 елда Мәскәү дә кёрлинг буенча Европа чемпионатын кабул итте.
Казанда узачак чемпионат кёрлинг буенча 2015 елда катнаш командалар арасында Бернда (Швеция) узган дөнья чемпионатыннан соң икенчесе булачак. Норвегия җыелма командасы (Штеффен Уолстад, Джули Мольнар, Сандер Рольвог һәм Пиа Трулсен) беренче дөнья чемпионатында “микст” дисциплинасында алтын медаль алып, тарихка кереп калды. Финалда ул Швеция җыелма командасын җиңде. Россия командасы, бронза өчен матчта Кытай җыелма командасына отылып, 4 нче урынны алды.
Турнирның барлык матчларына да билетларны Zamnoi.ru сайтында һәм кассаларында алырга була. Сайлап алу турларына билетлар 2 уен вакытына гамәлдә булачак (бер уен 2 сәгатьтән артык дәвам итә). Билетларга бәяләр 50 сумнан 300 сумга кадәр.