Дмитрий Свищев: “Кёрлинг буенча турнирларны болай итеп бары тик Россиядә һәм Канадада гына оештыра алалар”

2016 елның 14 октябре, җомга

Катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионаты ачылышына берничә минут кала Спорт сараеның матбугат үзәгендә матбугат конференциясе булып узды. Анда Бөтендөнья кёрлинг федерациясе вице-президенты Хью Милликин, Россия кёрлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев, Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы, Олимпия комитеты башкарма комитеты әгъзасы Марат Бариев, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм ярышларның директоры Кит Вендорф катнаштылар.

Иң беренче булып сәламләү чыгышын ясаган Хью Милликин Россиядә кёрлинг буенча ярышларга әзерлек дәрәҗәсе аны һәрвакыт гаҗәпләндергәнлеген ассызыклады. 

 “Безнең өчен Россиядә булу бик зур горурлык. Россиядә кёрлинг буенча барлык турнирлар да югары дәрәҗәдә узды, мин Сочида барысы да гадәттән тыш яхшы узган Олимпиаданы хәтергә төшерәм. Икенче тапкырында без катнаш составларда кёрлинг буенча дөнья чемпионатын уздырабыз. Чемпионатта 37 ил катнаша, бу бик күп. Ярышларның башлануын түземсезлек белән көтәбез. Спорт сарае безне бик тәэсирләндерде. Мондый чаралар өчен Россиягә һәм Татарстанга зур рәхмәт”, - диде Хью Милликин.

Россия кёрлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев шулай ук Казанның кёрлинг буенча дөнья чемпионатына югары әзерлектә булуын билгеләп узды. 

“Россия кёрлинг федерациясе исеменнән барчагызны да дөнья масштабындагы вакыйгага стат бирелү белән котларга телим. Кунакчыллыгы өчен Татарстанга рәхмәт әйтәсе килә. Кабул итү һәм әзерлек дәрәҗәсе иң югары таләпләргә җавап бирә. Турнирларны мондый дәрәҗәдә бары тик Россиядә һәм Канадада гына оештыралар. Спортчылар Казанда тудырылган шартлардан канәгать”, - диде Дмитрий Александрович Свищев.

Марат Бариев Татарстан башкаласына дөнья чемпионатын уздыруны ышанып тапшырган Бөтендөнья кёрлинг федерациясенә Казанга зур ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

“Бу Казан һәм Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә зур вакыйга. Оештыручыларга рәхмәт. Ярышларның югары дәрәҗәдә узачагына шигем юк. Бу дөнья чемпионаты кёрлингның бу төренә Олимпия программасына керүгә, Казанга исә бу төрне Олимпия спорт төре итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам”, - диде Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов республикада кёрлинг үсеше турында сөйләде. 

“Безгә ышаныч белдергәннәре өчен Халыкара кёрлинг федерациясенә һәм Россия кёрлинг федерациясенә рәхмәтлебез. Спортчылар аренаның әзерлек сыйфатыннан бик канәгатьләр, моның өчен ярышларны оештыручыларга рәхмәт белдерергә кирәк. Барлык командалар вәкилләренә дә уңышлар телим. Бу чемпионат хәтерләрдә озак саклана торган булсын иде. Кёрлинг үсә, Татарстанда федерация булдырылды. 100ләп кеше шөгыльләнә, республикага тренер чакырттык. Чемпионат тәмамланганда Халыкара кёрлинг федерациясе президенты килә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узарга тиеш. Татарстанда кёрлиг белән нәрсә эшләргә, алга таба аны ничек үстерергә дигән темага сөйләшәчәкбез”, - диде Леонов.

Ул шулай ук Казанда дөнья чемпионатын уздыручыларның Красноярскида Бөтендөнья кышкы универсиада дирекциясе белән тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады.

“Без бу чемпионатта Красноярск белән тыгыз элемтәдә эшлибез, алар өчен бу үзенә күрә тест чарасы”, - диде  Леонов.

Кит Вендорф Россиянең кёрлинг буенча халыкара ярышларны уздыру хокукына ия булуында өч төп сәбәпне әйтеп китте.

“Беренчедән, Дмитрий Свищев - ярышларны бик яхшы оештыручы, икенчедән, Россиядә спортчылар өчен идеаль шартлар тудыра беләләр, һәм өченчедән, Россия халкы спортны бик ярата. Спорт өчен башкарган эшләрегез өчен без сезгә бик рәхмәтле”, - диде Вендорф.

Катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионаты Казанда 14 нче октябрьдән 22сенә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International