Казанда катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатының беренче матчлары узды.
Россия – Испания – 8:2
Бик матур ачылыш тантанасыннан соң боз мәйданына дөнья чемпионатында катнашучылар чыкты. Россия һәм Испания арасында барган уен тамашачыларның игътибарын үзенә “кадаклады”. Ике эндтан соң матчта исәп тигез иде - 1:1, аннан соң россиялеләр алдырып киттеләр һәм ныклы җиңүгә ирештеләр.
Россия җыелма командасы скипы Александр Крушельницкий матчтан соң аның командасы өчен беренче уен ничек булганлыгы турында сөйләде һәм җанатарларның ярдәме көчле булуы турында белдерде.
“Миңа биредә, Казанда, үзебездә уйнау бик рәхәт. Бу бик матур һәм уңайлы шәһәр, биредә комфорт һәм эш өчен барлык шартлар тудырылган, трибуналар тулы иде диярлек һәм уен дәвамында безгә көч биреп тордылар. Дулкынланусыз булмады, билгеле, беренче эндлар килеп чыкмады, хаталар җибәрелде. Әмма җанатарлар безгә көч биреп тордылар, без җыелдык, көндәшләр, киресенчә, хаталар җибәрә башладылар. Безгә җиңү насыйп булды”, - диде Крушельницкий.
Испания җыелма командасы уенчысы Гонсал Гарсия, җиңелүләренә карамастан, үз командасы белән горурлануын белдерде: “Без матчны ничек башлавыбыз белән горурланырга тиешбез, команда рухындагы һәм ышанычлы уен безгә көндәшләрнең берничә эндын “урларга” ярдәм итте. Әмма аннан соң мәҗбүри булмаган хаталар ясалды, без “хелметны” (соңгы бәрү) югалттык, өмет булмаса да, рискка бардык һәм җиңелдек. Әмма төшенкелеккә бирелмибез. Испаниядә кёрлинг әле себердәге кебек үк популяр түгел, безгә әле Россия, Норвегия, Канадага җитәргә ерак. Әмма без өйрәнәбез һәм һәр энд, һәр ярыш саен яхшырак була барабыз. Без команда!” - диде.
Канада – АКШ – 9:2
Чып-чын көндәшләр булган Канада һәм АКШ арасында узган матчлар, спортның кайсы гына төрендә булмасын, кызыклы килеп чыга. Бу юлы җиңү Канада спортчылары ягында булды, алар беренче эндтан соң 0:1 исәбе белән отылсалар да, икенче раундта көндәшләрен 5:0 исәбе белән оттылар.
“Без бүген бик дөрес һәм яхшы итеп уйнадык, шуңа күрә җиңдек тә. Әмма бу әле беренче матч кына, алда озын юл көтә. Максатыбыз - җиңү, канадалыларның башка максатлары булырга мөмкин түгел”, - дип уен турында фикерләре белән бүлеште канадалыларның вице-скипы Сара Уилкиз.
АКШ җыелма командасыннан Гай Маккаллан Канада җыелмасының бик көчле булуын ассызыклады.
“Әйе, бүген уен барып чыкмады, әмма бу әле башы гына, без бераз дулкынландык. Мин Россиядә Америка спортчылары турында стереотип барлыгын беләм, янәсе, без бары тик беренче урынны, алтын медальне генә таныйбыз, калганнарны кабул итмибез. Бу дөрестән дә шулай. Без бирегә җиңәр өчен килдек, шуңа ирешер өчен бар көчне куячакбыз. Әмма җиңәсе килү теләге бер бездә генә түгел, төрле илләрнең күп кенә спортчылары шул теләк белән яна. Бу милләткә түгел, ә кешенең амбицияләренә бәйле нәрсә. Әлбәттә, канадалылар фаворитлар, алар кёрлинг буенча теләсә кайсы матчның фаворитлары инде. Россия җыелма командасы да көчле, өстәвенә үзләрендә чыгыш ясыйлар. Шулай ук Норвегия, Шотландия командалары да көчлеләр. Әмма без дә үзебезне күрсәтергә тырышачакбыз”, - диде америкалы.
Латвия – Австрия – 4:3
Көннең иң киеренке матчы Латвия һәм Австрия арасында барган уен булды. 0:2 исәбе белән отылып барганда австриялеләр бер йодрыкка җыелып, исәпне тигезли алдылар. Әмма азакта Латвия спортчылары өстенлекне бирмәделәр.
“Сезнең шәһәрегез гаҗәеп матур һәм кызыклы! Моңа кадәр алар турында ишеткәнем дә булмаган музейлар, урамнар, чиркәүләр бик күп икән. Ә мәчет! Көнчыгыш мәдәнияте әллә кайдан сизелә”, - дип Казан турындагы фикерләре белән бүлеште Австрия җыелма командасы скипы Андреас Ундребергер.
Франция – Андорра – 8:5
Андорра вәкилләре,бу илдә кёрлинг әллә ни югары үсештә булмаса да, французлар белән уенны лаеклы рәвештә үткәрделәр.
“Безнең ил кечкенә, кёрлинг белән бары 20 спортчы шөгыльләнә. Әмма безнең үз боз стадионыбыз бар, ул бу стадионның яртысы кадәр генә. Без шөгыльләнәбез, чемпионатларга йөрибез. Безнең анык бер максатыбыз юк, әмма һәр уенга җиңәргә көчле теләк белән чыгабыз”, - дип белдерде Андорра командасы уенчысы Дуро Джозеп.
Эстония – Хорватия – 7:3
Шимбә көнне иртәнге сессиядә түбәндәге матчлар узачак:
Германия – Уэльс, Бразилия – Англия, Швеция – Ирландия, Швейцария – Нидерланд, Казахстан – Польша. Матчлар Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтә башлана.