“Безнең максат - алтын һәм бары тик алтын гына”. Казанда дөнья чемпионаты дәвам итә

2016 елның 15 октябре, шимбә

Казанда кёрлинг буенча дөнья чемпионаты фаворитлары турнирның икенче көнендә плей-офф зонасына таба ныклы адымнар ясыйлар.

Чехия – Россия – 5:7

Турнир хуҗалары чемпионатта икенче җиңүләренә ирештеләр. Икенче һәм дүртенче эндларда россиялеләр үзләренә өстенлекне тәэмин иттеләр һәм уенны югалтуларсыз ахырына җиткерә алдылар.

“Без уен барышын контрольдән чыгармадык. Чехларның көчле команда икәнлеген белгәнлектән, аларга каршы уенга ныклабрак әзерләндек. Алар белән инде берничә тапкыр очрашкан  бар. Казанда барысы да бик шәп. Безгә бар да бик ошый”, - диде Россия командасы уенчысы Анастасия Брызгалова.

Корея – АКШ – 6:5

Көньяк Корея һәм АКШ арасында булган матч бик кызыклы һәм киеренке килеп чыкты. Ярышның язмышы бары тик экстра-эндта гына хәл ителде, уен Корея командасы җиңүе белән тәмамланды. Америкалылар өчен бу чемпионаттагы икенче җиңелү.

“Без бик көчле командалар - Корея, Канадага каршы уйнадык. Алар - кёрлинг грандлары. Әмма бүген без кичәгегә караганда күпкә яхшырак уйнадык. Прогресс сизелә. Алга таба барабыз, әмма максатыбыз - алтын һәм бары тик алтын гына”, - диде АКш җыелма командасы скипы Фред Макси.

Ул шулай ук Казанда уздырыла торган чемпионаттан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты.

“Мин кёрлинг дөньясында инде 27 елдан артык, төрле дисциплиналарда чыгыш ясадым. Казанда уза торган чемпионат алдагыларыннан бер тамчыга да ким түгел генә түгел, күп кенә яктан яхшырак та. Оштыручыларга рәхмәт! Арена, боз, кунакханә - барысы да искиткеч. Истәлекле урыннарны карарга өлгермәдем әле, җирле рестораннарда булып алдык һәм алардан тулысынча канәгать . Биредә бик шәп”, - диде АКШ спортчысы.

Эстония – Төркия – 5:10

Эстония кёрлингчылары Төркия командасы белән матчта беренче эндны оттылар, әмма аннан соң өстенлек тулысынча көндәшләр ягына күчте.

“Мин төркемнән чыгарга бик телим. Беренче матчны оттык, шулай булгач, шанслар юк түгел. Эстония дөнья кёрлингында топ-15 арасына керсен иде дигән теләктә торам. Олимпиадада катнашасы да килә. “Микст”ның Олимпия уеннары программасына керүен көтәм. Мин әле кёрлингта әллә ни озак түгел, бар тик ел-ел ярым тирәсе генә, әмма инде уңышларым бар, алга таба да үз өстемдә эшләячәкмен”, - диде Эстония командасы вице-скипы Эрика Тувике.

“Казанда җанатарлар бик күп, мондый хәлне беркайда да күргәнем булмаган иде. Уеннарны карарга килүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт, тулы трибуналарда уйнау бик күңелле. Кёрлингның популярлыгы тагын да үсәр дип өметләнәм, әмма бу спортчылардан да, оештыручылардан һәм журналистлардан да тора”, - диде спортчы кыз.

Япония – Белоруссия – 6:5

Белоруссия җыелма командасы Япония командасын аздан гына җиңми калды. Команда башта 4:2 , ә сигезенче энд алдыннан 5:4 исәбе белән җиңеп бара иде, әмма ахырда уңыш елмаймады, алар җиңелделәр.

“Соңгы эндлар уңышлы килеп чыкмады, җиңеп булмады, әмма куркыныч юк, әле алда озын юл көтә. Бу әле икенче уен гына бит. Безнең максат - төркемнән чыгу, һәм ул безнең көчтән килә торган нәрсә, мин моңа ышанам. Россиядә чыгыш ясау да, уйнау да, урамнарда йөрү дә бик рәхәт. Безнең өчен җан атып утыручыларга рәхмәт, ышанычыгызны акларга тырышырбыз”, - диде Белоруссия кёрлингчысы Андрей Юркевич.

Хорватия – Словения – 6:4

Словения кёрлингчылары икенче эндны 2:0 исәбе белән оттылар, ә аннан соң, киресенчә, көндәшләре алга ыргылды. Биш эндтан соң исәп хорватлар файдасына 5:2 иде. Нәтиҗәдә алар җиңүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International