Казанда кёрлинг буенча дөнья чемпионатының икенче көне тәмамланды

2016 елның 15 октябре, шимбә

Казанда кёрлинг буенча дөнья чемпионатының икенче көне нәтиҗәләрендә  - норвегиялеләрнең максатчан җиңүе һәм Польша командасы лидерлыгы.

Англия - Словакия – 3:8

Англия җыелма командасы өчен бүген авыр көн булды - бер көндә ике матч уздырырга туры килде. Беренче уен ышанычлы җиңү белән тәмамланган булса, икенчесе җиңелү белән төгәлләнде.  Әмма аларның Словакиядән булган көндәшләре дөнья кёрлингы элитасына карый һәм Казанда уңышлы чыгыш ясауга исәп тоталар.

“Безнең төп максат - Казанда җиңүгә ирешү, без медаль алырга дип килдек. Кёрлинг Словакиядә әллә ни популяр булмаса да, без үсәбез, яхшырак булырга омтылабыз, хоккей, футбол белән көндәшлеккә керергә телибез. Әлегә күпләребез өчен бу бер хобби гына. Мин кёрлинг белән укудан бушаган арада шөгыльләнәм, үзем математик булырга укыйм. Мин яшь, спортта калып, тәҗрибә тупларга телим. Көннәрдән бер көнне Словакия җыелма командасы Братиславада, “Словнафт Арена”да  Россия яки Канада белән уйнар дип хыялланам”, - диде Словакия керлингчысы Якуб Полак.

Шотландия - Италия – 8:3

Италиялеләр турнир фаворитларының берсе белән очраштылар. Матч башында өстенлек алар ягында иде, әмма аннан соң тәҗрибәле команда очрашу барышын үз файдасына борып җибәрде һәм җиңде.

“Без җиңәргә тырыштык, әмма тәҗрибә җитмәү үзен сиздерде. Италиядә кёрлинг әле күптән түгел, Туринда узган Олимпиададан соң гына үсә башлады. Анда безнең кышкы спорт төрләре базасы бар. Хәзергә без әле Шотландия белән көрәшерлек дәрәҗәдә көчле түгел, әмма килер бер көн, без алар белән дә, Россия һәм Канада белән дә көрәшә башларбыз”, - диде италиялеләрнең вице-скипы Сола Фабио.

Румыния – Норвегия – 4:7

Уен сессиясенең иң озын һәм киеренке матчы Румыния һәм  Норвегия арасындагы уен булды. Румыннар уенны бик яхшы башлап җибәрделәр, аннары өстенлекне кулдан ычкындырдылар, әмма исәпне тигезли алдылар һәм очрашуны экстра-эндка күчерделәр.  Алар ясаган кечкенә генә хата исә норвегиялеләргә җиңү мөмкинлеген бирде.

“Без җиңәчәкбез. Безнең секрет  - бәхетле оекбашлар! Ә бүген мин аларны кимәгән идем. Әйе, бүгенгә әле бу Румыниядә яшь спорт төре, бездә боз мәйданнары да күп түгел, өйрәнүләр өчен мөмкинлекләр дә җитенкерәми. Әмма боз спорт төрләре бездә 70 елдан артык үсә инде, кёрлингка да көн киләчәк. Биредә без прей-оффка исәп тотабыз, анда инде күз күрер. Бүгенгә исә без үзебез белән горурлана алабыз, монысы шиксез”, - диде Румыния командасы скипы Аллен Колибан.

Польша-Дания - 5:2

Польша җыелма командасы турнирда икенче матчын отты һәм, өстәмә күрсәткечләр буенча Россияне узып,  С төркемендә беренче урынга чыкты. Якшәмбе көнне Россия җыелма командасы кичке сессиядә поляклар белән уйнаячак.

“Казандагы дөнья чемпионатында көндәшләр көчле. Кече төркемдә уеннар аз, һәр очко бик мөһим. Поляклар чехларга караганда тәҗрибәсезрәк, әмма алар яшьләр һәм җиңәргә омтылалар. Дәрәҗәләре түбәнрәк булса да, бу уен, барысын да көтәргә була”, - ди Россия җыелма командасы тренеры  Василий Гудин.

Испания - Австралия – 2:7

Россия җыелма командасының тагын бер булачак көндәше - Австралия командасы - Казанда әлегә бәхет елмаймаган испаниялеләрне отты. Алар рәттән ике  тапкыр җиңелү ачысын кичерделәр.

“Мин тәҗрибәле кёрлингчы, әмма безнең арада яшьләр күп, алар минем тәҗрибәгә таяна, мин аларны үз артымнан ияртеп барам. Австралиядә кёрлинг әлегә бик популяр түгел, әмма мин аның уңышына ышанам. Без бик зур максатлар куябыз, башкача ярамый. Австралиядә боз белән кыенлыклар, шуңа күрә без өйрәнү мәйданнары һәм иптәшләрчә очрашулар өчен командалар күп булган Канадада шөгыльләнәбез. Берничә елдан Австралия кёрлингы көчәеп китәр дип өметләнәм”, - диде Австралия командасы скипы Хью Милликкин.

Яңа Зеландия – Япония – 3:9

“Әйе, бездә кёрлингчылар күп түгел, илдә бары тик бер боз мәйданы бар, әмма без уен саен өйрәнәбез һәм көчлерәк була барабыз. Кёрлинг - тактика , акыл, командада эшли белү мөһим булган спорт төре. Безнең һәркайсыбызның төп эше бар, буш вакытта исә киләбез һәм шөгыльләнәбез, уеннарга барабыз. Бу хобби гына түгел, тормыш стиле, кызыклы итеп яшәү мөмкинлеге. Мисалга, Россиядә, Казанда була алу мөмкинлеге. Гаҗәеп урын! Гаҗәеп кешеләр, искиткеч оештырылу. Кёрлинг минем буш вакытымны урламый, ул миңа яңа хис-кичерешләр, яңа үрләр яуларга көч, дәрт, дөнья күрү мөмкинлеге бирә. Әйе, чемпионатта җиңә алуыбыз икеле. Әмма без аерым бер матчны яки ике матчны җиңә алабыз. Бу начар түгел”, - ди Яңа Зеландия командасының икенче номеры Киран Форд.

Бельгия – Австрия – 5:8

Австрия җыема командасы беренче 4 эндны ышанычсыз рәвештә уйнап уздырды, әмма аннары җыелды һәм чемпионатта көчле көндәшкә каршы  беренче матчын отып, плей-оффка шансларын арттырды.

“Без Казанда уза торган чемпионатның һәр минутыннан рәхәтлек алабыз. Матчлар гадәти түгел, кызыклылар. Кичә без бер ташны оттырдык, бүген өчне оттык. Әмма җиңелергә дә мөмкин идек - Бельгия җыелма командасына матур уены өчен рәхмәт. Без профессионаллар түгел, ни дисәң дә, Австрия  чаңгылар иле. Бездә шөгыльләнер өчен берничә арена бар, күрше илләр белән күргәзмә матчлар уздырабыз. Австрия җыелма командасы елдан-ел көчәя бара. Биредә дә уңышлы чыгыш ясарбыз дип ышанам”, - диде австрияле керлингчы Гернот Хитцбергер.

Латвия – Андорра – 11:1

Андорра җыелма командасы дөнья чемпионатында инде икенче тапкыр җиңелде. Латвия җыелма командасының нәтиҗәгә омтылышлы ышанычлы уены тәэсирләндерә.

“Дөнья чемпионаты фаворитлары - россиялеләр, канадалылар, шведлар. Әмма без дә югары урыннар өчен көрәшәчәкбез, шулай булмаганда уйнап торуның кирәге дә юк. Мин Россиядә беренче тапкыр гына түгел, килгән саен үземне өйдәге кебек рәхәт хис итәм. Мондый күңелле ачышлар өчен кёрлингка һәм җылы кабул иткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт”, - диде латышларның скипы  Ансис Регза.

Канада - Франция - 9:2

Матч иң югары урынга дәгъва белдерүче канадалыларның ышанычлы җиңүләре белән тәмамланды.

“Биредә безгә барысы да бик ошый, оештыручыларга рәхмәт. Шартлар өйдәгедән ким түгел, биредә рәхәт, шуңа да тотрыклы рәвештә җиңеп киләбездер. Әмма әле бу башы гына. Бирегә дөньядагы барлык шәп командалар килгән, барысы да җиңәргә тели.  Норвегия, Шотландия, Россия, әлбәттә, безне туктатырга мөмкиннәр, шуңа да тынычланырга ярамый. Без өйгә җиңүсез кайта алмыйбыз”, -  диде канадалылар скипы Майкл Лизмор.

Венгрия - Финляндия - 7:6

Венгрлар һәм финнар арасындагы матч көннең соңгы уены булды. Экстра-эндта гына булса да, венгрлар җиңүгә иреште. Әмма матч гадәттән тыш кызыклы узды - финнар җиңүне кечкенә генә хата аркасында кулдан ычкындырдылар. 

“Әлбәттә, экстра-эндта җиңелү кәефне кырды, әмма бу спорт, бернишләп булмый. Хаталарны анализлап, чираттагы уенга әзерләнәчәкбез”, - дип белдерде фин кёрлингчысы Йере Суланма.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International