Катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатының өченче көненең иртәнге сессиясе җанатарларга күп кенә кызыклы һәм драматик матчлар бүләк итте.
Нидерланд – Эстония – 7:8 (экстра-энд)
Бу командалар дөнья чемпионаты фаворитлары исәбенә кермиләр, әмма алар прей-оффка чыгар өчен барысын да эшләргә әзерләр. Киеренке матчта Казанда икенче очрашуларын уздыручы эстоннар җиңүгә ирештеләр. “Кичә без горурланырлык дәрәҗәдәге бик матур матч уздырдык, бүген исә мәҗбүри булмаган хаталар җибәрелде һәм экстра-эндта җиңүне кулдан ычкындырдык. Эстония җыелма командасына көндәшлек өчен рәхмәт, бу спорт, киләсе матчны көтәбез”, - диде Голландия вице-скипы Валерия Миша.
Чиләбедә туып-үскән Валерия моннан берничә ел элек укырга дип Нидерландка киткән. “Мин Россиядә кёрлинг белән шөгыльләнгән идем, аны ташлыйсым килмәде, Амстердамда шөгыльләнә башладым. Шартлар, уенга якын килү алымнары, өйрәнүләр барышы бездәге кебек түгел, аерыла. Мин биредә уйнавыма бик шатмын, Голландия данын яклавым белән горурланам һәм җиңәргә, кёрлингчы буларак үсәргә телим”, - диде спортчы кыз.
Россия белән очрашу мөмкинлеге турында ул болай диде: “Бу гадәти уен булачак, мин бары тик җиңүгә генә омтылачакмын. Минем әле Россиягә каршы уйнаганым юк, моңа кадәр яшьләр командасында идем, “зур” җыелмаларга каршы уйнамадык. Әйе, Казанда, туган илдә уйнау - кызыклы тәҗрибә. Кёрлинг миңа дөнья буйлап сәяхәт итү мөмкинлеген бирә, хәзер менә беразга Россиягә кайтарды. Безгә уңыш елмаер дип ышанам”.
Словения – Төркия – 4:5
Матч киеренке һәм вакыйгаларга бай булды. Җиңүне төрекләр тартып алды, әмма словениялеләр дә югары класс күрсәттеләр. “Безгә бераз гына уңыш җитеп бетмәде, әмма без бүген 100 процентка уйнадык, булдыра алганның барысын да эшләдек. Турнир без планлаштырганча ук уңышлы башланмады, билгеле, әмма алга таба яхшырак булыр дип ышанабыз”, - диде Словения командасы вице-скипы Юре Кулий.
Юре шулай ук хоккей җанатары булуын һәм КХЛ чемпионаты уенына бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмаганлыгын да әйтте. “Словениядә спортны - хоккей, футбол, чаңгыда шууны бик яраталар. Әлегә алар кёрлингка караганда популяррак, әмма мин безне карарга да меңнәрчә җанатарлар йөри башлар дип ышанам. “Ак Барс” һәм Пекиннан “Куньлунь Ред Старс” командасы очрашуын бик рәхәтләнеп карадым, сыйфатлы хоккейны яратам. Словениядә яхшы хоккейчылар күп, әмма аларның күбесе яшь чакта ук Европага, Россиягә, МХЛна китәләр. Словения чемпионаты моннан бик зыян күрә”, - диде ул.
Дания – Австралия – 4:3
Кёрлинг дөньясында ике әйдәп баручы команда арасында барган киеренке матчта даниялеләр өстен чыкты.
“Җиңүебезгә бик шатбыз, Австралия кёрлинг дөньясында үзен бөек держава итеп әллә кайчан танытты инде. Әмма Дания дә бу спортта күпәнге традицияләргә ия, без барлык чемпионатларда да диярлек медаль алабыз, шуңа күрә топ-5кә эләгү безнең өчен иң минимум ул. Әлбәттә, җиңәргә телибез”, - ди Дания кёрлингчы кызы Павиа Хуундегард.
Англия - Ирландия - 8:5
Англия һәм Ирландия җыелма командалары матчы спортның кайсы төрендә генә булмасын, киеренке характерда уза. Казандагы уен да искәрмә булмады. “Сүз дә юк, без инглизләрне җиңәргә тиеш. Бу принцип эше, намус эше! Әмма спорттан читтә без дуслар - кёрлинг бер-береңне хөрмәт иткәнне ярата, без барыбыз да бер гаилә кебек”, - диде Ирландия командасы скипы Билл Грей.
“Уенны теләгәнчә үк уңышлы башлап булмады, әмма плей-оффка шансларны саклап торабыз, алар начар түгел. Әлеге шансларны гамәлгә ашырырга тырышачакбыз”, - дип бәяләде Билл үз командасының медальгә булган шансларын.
“Безнең мәдәниятнең бар дөньяга билгеле булуы куанычлы. Кайда гына булсам да Ирландия пабы булмый калмый. Казанда мин аларны икене таптым. Әмма кермәдем - спорт режимы”, - диде Грей.
Италия – Румыния – 6:2
Румыния һәм Италия командаларын төн эчендә алыштырып куйганнар диярсең. Кичә румыннар бик матур уен күрсәтеп, Норвегиягә соңгы көчләренә каршы торган булсалар, италиялеләр шотландиялеләрне җиңә алмаганнар иде. Бүген исә Италия командасы җыелган һәм беренче эндларны 6:0 исәбе белән отты. Румыннар, ике таш ыргытып, исәпне бераз гына йомшарта алдылар.
“Без үзебездән бик канәгать, бу җиңү аркасында прей-оффка шанслар кисәк артып китте, әмма әле алда эш күп. Безнең график тыгыз, бүген әле икенче матчны да уздырасы бар. Хәзер кунакханәгә кайтып ял итәбез дә кичке сессиягә киләбез”, - диде италиялеләрнең вице-скипы Дениз Пимпини.