Казанда катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатының чираттагы матчлары тәмамланды.
Словакия - Венгрия - 3:7
Венгрлар матчны яхшы башладылар һәм азакка кадәр шулай бардылар. Бу венгрларның Казандагы икенче җиңүләре, ә Словакия җыелма командасы беренче җиңелүен кичерде.
“Бүген таш очты, йолдызлар безгә уңыш юрады. Көрәшне дәвам итәргә шансларны саклап калып, җиңүебезгә бик шатбыз. Венгриядә кёрлинг Россия, Шотландиядәге кебек популяр түгел, әмма без бар җаныбыз белән шөгыльләнәбез һәм җиңүебезне барлык ватандашларыбызга багышлыйбыз. Прей-оффка, топ-4кә эләгергә, медальләр алырга телибез, әмма әле алда көчле көндәшләр белән очрашулар көтә”, - диде Венгрия скипы Скотт Кисс.
Норвегия - Яңа Зеландия - 0:8
Чемпионат фаворитларының берсенең Яңа Зеландия командасы белән очрашуы норвегиялеләрнең тар-мар ителүләре белән тәмамланды. Румыннар белән киеренке уеннан соң алар формага килеп бетмәгәннәр иде күрәсең, сенсацияле җиңүгә ирешкән көндәшләр шуннан файдаландылар.
“Безнең җыелма командада буыннар алмашы булды, яшьләр килде. Әмма бу аклану була алмый. Безгә бернинди дә акланулар юк! - диде норвегиялеләр скипы Кристер Вибе.
“Нәрсә булганына әлегә кадәр ышана алмыйм. Бу могҗиза! Без җиңүгә исәп тотмаган идек. Ни дисән дә, Норвегия барлык рейтингларда иң көчле командаларның берсе бит. Әмма без үзебезгә ышандык. Зур ярышларда мондый составта беренче тапкыр, мин үзем дә скип буларак беренче тапкыр чыгыш ясыйм, безгә, нәтиҗә күрсәтер өчен, бергәләп уйнап китәргә кирәк иде. Кичә без начар уйнамадык, әмма уңыш безгә гел арты белән торды. Бүген исә бәхет елмайды”, - диде скип Бретт Саргон.
Австрия - АКШ - 4:6
Рәттән ике җиңелүдән соң АКШ җыелма командасы Австрияне җиңүгә иреште.
“Безгә бүген җиңү елмаймады, әмма шансларны без ахырга кадәр сакладык. Моңа кадәр уңыш безнең якта иде. Без әле дә плей-оффка шансларны саклап калдык һәм азакка кадәр көрәшәчәкбез. АКШ җыелма командасы бик яхшы уйнады, аларны җиңүләре белән котлыйм”, - диде Австрия җыелма командасы вице-скипы Ханна Аугустин.
Германия - Швейцария - 5:4
Немецлар алты эндтан соң 4:2 исәбе белән алда баралар иде, әмма аннан швейцариялеләргә исәпне тигезләргә аз гына уңыш җитеп бетмәде. Сигезенче эндта Германия җыелма командасы уңышлырак булып чыкты.
“Без үзебездән канәгать була алабыз, бик матур матч уздырдык һәм көчле көндәшне җиңүгә ирештек, чираттагы раундка эләгүгә шансларны арттырдык. Германиядә кёрлинг футбол кебек үк популяр түгел. Футболны барысы да, шул исәптән мин дә бик яратабыз. Бәлки әле, Германия җыелма командасы уйнаса, дөнья чемпионатын карарга бирегә килермен дә. Ничек инде уйнаса, әлбәттә, уйнаячак!”, - диде немец кёрлингчысы Эндрю Капп.
Хорватия - Уэльс - 6:7
Драматик матчта өстәмә эндта җиңүн Уэльс җыелма командасы яулады. Бу аларның Казандагы беренче җиңүләре.
“Бүген чыннан да гадәти булмаган матч булды, концентрацияне югалтмавыбызга, нәтиҗәдә җиңүгә ирешүебезгә бик шатбыз. Биредә, Россиядә безгә бик ошый, шартлар бик яхшы, боз шәп”, - диде Уэльс скипы Эндрю Таннер.