Казанда кёрлинг буенча уза торган дөнья чемпионатының иртәнге сессиясе тамашачыларга берничә бик нәтиҗәле матч бүләк итте.
Төркия – Хорватия – 9:3
Төркия җыелмасы уенда өстенлекне башта ук үз кулына алды һәм уен барышын контрольдә тотты. Матч ахырында гына хорватларга берничә эндта өстенлек насыйп булды.
“Уен планлаштырылганча барды, әмма без уен дилбегәсен кулдан ычкындырмаска тырышын уйнадык. Дөрес, ахырда бераз гына ялгышлар киткәләде, без берничә ташны ычкындырдык. Алга таба мондый хаталар ясарга ярамый, җиңеп булмаска мөмкин”, - диде Төркия спортчысы Угурджан Карагёз.
Англия – Финляндия - 6:4
Иртәнге сессиядә иң киеренке уен турнир фаворитлары булган Англия һәм Финляндия командалары арасында барды. Командалар очколарны бер-бер артлы эшләп тордылар, матч сигезенче эндка кадәр барды. Ахырда исә британиялеләр җиңде.
“План буенча барырга тырыштык, әмма бер-бер артлы ташларны югалттык. Тырышыбрак әзерләнергә туры килер. Бүген без шансны кулдан ычкындырдык, әмма алда болай булмас, ышана аласыз!”, - диде финнар уенчысы Милья Хеллстен.
Нидерланд – Германия – 2:13
Германия Нидерланд җыелма командасына шанслар калдырмады. Немец командасы кызыклы һәм матр уен күрсәтте, тик голландиялеләр дә хаталарын төзәтеп, җиңү яуларга исәп тоталар.
“Без бу матчта үз-үзебезгә каршы уйнадык дияргә дә була. Безнең көндәшләр, немецлар, матур уен күрсәттеләр, әмма аларга каршы уйнау һәрвакыт авыр. Алар берничә тапкыр хаталар җибәрделәр, әмма калган вакытта идеаль уен күрсәттеләр”, - диде Нидерланд командасы уенчысы Виллемван дер Стеег.
Яңа Зеландия – Румыния – 9:1
Румыния Яңа Зеландиялеләр басымына чыдый алмады һәм көндәшләре аларны тар-мар иттеләр.
Бразилия – Словакия – 4:6
“Бүгенге мәйданны “капшап карарга”, ташның ни дәрәҗәдә яхшы шууын ачыкларга безгә ике энд вакыт кирәк булды. Баштарак барысы да әйбәт барды дип әйтеп булмый. Ике команданың да хаталары булган кебек, уңай мизгелләр дә булмады түгел. Гомумән алганда, уеннан яхшы тәэсирләр калды. Җиңү һәрвакыт рәхәт”, - диде Словакия уенчысы Якуб Полак.