Дүшәмбе көнне кёрлинг буенча дөнья чемпионатында плей-оффка чыгу өчен көрәшне кискенләштергән тагын берничә матч узды.
Швеция - Бразилия - 10:2
Шведлар әлегә Казанда бер җиңелүгә дә дучар булмадылар.
“Әйе, Бразилия әлегә дөнья чемпионатында көндәшлеккә әзер түгел, әмма аларның үсештә икәнлекләре күренә. Биредә очраклы командалар бардыр дип уйламыйм. Хәзергә без начар уйнамыйбыз, әмма әгәр дә медаль алырга телибез икән, алда әле уеннар күп булачак”, - диде шведларның скипы Кристиан Линдстрем.
Андорра - Канада - 2:7
Канадалыларның Андорра белән матчлары да шулайрак булды. Тәҗрибәле команда уен барышында ышанычлы рәвештә лидерлыкта булды һәм чемпионаттагы дүртенче җиңүенә иреште.
“Без шансларыбыз зур түгел икәнлеген аңлыйбыз – Канада гаҗәеп уен күрсәтә. Без бары тик матчтан канәгатьләнү алырга гына теләдек. Дөресен генә әйткәндә, кичә безгә бәхет елмайды, шул гына. Бер тапкыр да җиңмичә кайтып китмәвебез үзе шатлык инде, плей-оффка шанслар юк икәнлеге көн кебек ачык”, - диде Андорраның икенче номеры Анна Арси.
Италия - Яңа Зеландия - 7:4
Италиялеләр, соңгы эндта матур уен күрсәтүләре нәтиҗәсендә яңазеландиялеләрнең уеннарын “сындыра” алдылар. Бу аларга төркемдә икенче урынга керергә һәм Канададан соң урнашырга мөмкинлек бирде.
“Бу җиңүгә бик шатбыз, бүген безнең өчен гадәти булмаган, әмма яхшы матч булды. Без мәҗбүри булмаган хаталар җибәрдек, билгеле. Әмма аларны төзәтә алдык. Алга таба көрәшергә шанслар үсте, әмма алда эш күп әле”, диде италиялеләрнең вице-скипы Денниз Пимпини.
Япония - Шотландия - 4:7
Шотландиялеләр исәптә бик тиз алга киттеләр - 6:1. Япониялеләргә исә артта калу дәрәҗәсен киметеп, лаеклы рәвештә җиңелү насыйп булды.
“Бу гадәти матч кына булмады, уңышлы энд уңышсызга әйләнде, яхшы нәрсә начар булды. Соңгы эндларның берсендә мин бик яхшы “хит энд стей” башкардым, бу безгә җиңәргә ярдәм итте дә инде”, - диде шотландиялеләрнең вице-скипы Кэйти Мюррей.
“Япониядә кёрлингчылар күп түгел, әмма боз ареналары җитәрлек, өйрәнүләр өчен шартлар менә дигән, шулай булгач кёрлингның популярлашуы – вакыт мәсьәләсе генә. Безнең халыкара уеннарда тәҗрибә аз иде, Казанда узган чемпионат мондый тәҗрибә алыр өчен бик шәп урын”, - диде Япония кёрлингчысы Маюми Окуцу.
“Россия – гаҗәеп ил! Без биредә беренче тапкыр, безгә барысы да бик ошый! Кешеләр әйбәтләр, ачыклар”, - диде спортчы кыз.
Белоруссия - Норвегия - 0:14
Ике зур җиңелүдән соң скандинавиялеләр Белоруссиядән ачуларын алдылар һәм турнирдагы хәлләрен яхшырттылар, 4 матчтан соң 2 җиңүгә ия булдылар.
“Без начар башламадык, әмма Италия белән кичәге уен безне колеядан чыгарды. Элек мондый составта чыгыш ясаган юк иде, әмма бу аклану була алмый. Безгә уенны кабат карап чыгарга кирәк. Плей-оффка шанслар юк диярлек, әмма ахырга кадәр көрәшәчәкбез. Җаваплылык тоеп уйныйбыз”, - диде белоруссия командасының өченче номеры Андрей Юревич.
“Дөнья чемпионатында бик яхшы шартлар тудырылган: боз, арена, транспорт, кунакханә – барысы да бик яхшы. Россиядә уйнау һәрвакыт рәхәт, дустанә мөнәсәбәт һәм трибуналар хуплавын тоясың”, - диде Андрей.
АКШ - Бельгия - 10:5
Америкалылар очрашуны ышанычлы рәвештә башлап җибәрделәр һәм шулай дәвам да иттеләр. Бельгиялеләргә җиңү насыйп булмады.
“Без начар уйнамадык, әмма хаталар җиңү мөмкинлеген калдырмады. Алда әле уңыш безнең якта булыр, без чираттагы стадиягә керербез дип өметләнәм”, - диде бельгиялеләрнең вице-скипы Кевин Кокс.
Ирландия - Венгрия - 2:9
“Без җиңүгә исәп тоткан идек, әмма барысы да безнең кулда түгел шул. Венгрия җыелма командасы бик шәп, уен өчен аларга рәхмәт. Бу бик яхшы дәрес булды, без үзебезгә төшкән мизгелләрне кулдан ычкындырмаска тиеш, ә бүген без хаталар җибәрдек”, - диде ирландиялеләрнең өченче номеры Росс Барр.
Польша - Чехия - 3:8
Россия җыелма командасының ике көндәше – күршеләр үзара төркемдә плей-оффка юллама язмышын хәл итеп очраштылар. Чехлар уңышлырак чыгыш ясадылар. “Без бүген башта бераз дулкынландык, аннары җыелдык һәм уенда җиңеп чыктык. Уен авыр булды, әмма җиңүнең бәһасе дә кыйммәтрәк”, - диде Чехия скипы Якуб Барец.
“Дөресен генә әйткәндә, әле алдагы шанслар турында уйламадык, уеннан уенга барабыз. Иң мөһиме плей-оффка эләгү. Кем белән уйнавыбыз мөһим түгел, биредә барысы да яхшылар, ничек кенә булса да, без беренче тапкыр очрашабыз”, - диде ул.
Австралия - Казахстан - 9:4
“Без көндәшебезнең уен манерасын, тактикасын белә идек. Планлы рәвештә үз линиябезне алга сөрдек. Биредә көчсез командалар юк, барысы да җиңә ала”, - диде австралиялеләрнең вице-скипы Хелен Уильямс.
Эстония - Швейцария - 3:6
“Без яхшы уен күрсәттек, бу безнең өчен мөһим матч иде. Җанатарларга зур рәхмәт. Алар безнең җиңүләрдә мөһим роль уйныйлар”, - ди швецариялеләр скипы Элена Стерн.