Кёрлинг буенча дөнья чемпионатының бишенче көненең иртәнге сессиясендә Россия җыелма командасы Казанда чираттагы җиңүенә иреште.
Россия - Дания - 9:3
Даниялеләргә каршы матчның иртә башлануы Россия җыелма командасы уенына тискәре йогынты ясарга мөмкин булуга карамастан, өченче эндтан башлап турнир хуҗаларының өстенлеге күзгә күренеп тора иде. Алар рәттән дүртенче җиңүләренә ирештеләр.
“Башта көндәшләргә каршы тору авыррак булды, әмма аннары без җыелдык һәм яхшы уен күрсәттек. Башлап җибәргәндә һәрвакыт авыр, уенга кереп китәргә берникадәр вакыт кирәк. Алдагы уеннарда да җиңәргә тырышачакбыз”, - диде Россия җыелма командасы уенчысы Мария Дуюнова.
Белоруссия - Яңа Зеландия - 4:5
Белоруссия җыелма командасы Казанда узган чемпионатта беренче җиңүенә бик якын килгән иде. Беренче эндтан соң ул 2:0 исәбе белән алда барса да, яңазеландиялеләргә биреште.
Словения - Нидерланд - 8:2
Е төркеме аутсайдерлары матчында словениялеләр Голландия командасын тар-мар иттеләр. Алар өчен бу Казандагы беренче җиңү булды, ә Нидерланд командасы, дүрт җиңелү белән, төркемдә иң соңгы урынга төште.
“Уен авыр булды, бәлки без моңа кадәр бер матчта да җиңмәгәнгә шулай тоелгандыр. Җиңелүләр басымы безне изеп тора иде һәм безгә әлеге матчта оту авыр булды. Без начар уйнамадык, әмма камиллеккә чикләр юк”, - диде словениялеләрнең вице-скипы Айда Завртаник Дрглин.
Италия - Япония - 4:6
Италиялеләрнең җиңелүе А төркемендә интриганы соңгы чиккә җиткерде. 3:4 исәбе белән җиңелеп бара торган япониялеләр соңгы эндта җиңүне тартып алдылар һәм төркемдә икенче урынга чыктылар.
Уэльс - Төркия - 4:11
Төркия җыелма командасы да Казанда җиңелүләрсез чыгыш ясый. Бу юлы ул, беренче эндта 0:2 исәбе белән отылуына карамастан, Уэльс командасын җиңде.
“Бик яхшы башлап җибәргән идек тә, аннары нәрсәдер дөрес китмәде. Җыела алмадык, Төркия инициативаны үзенә алды. Үзебез гаепле, бозның сыйфаты шәп, анда уйнарга бик җиңел. Әмма алда матчлар булачак әле. Төзәлергә тырышырбыз”, - диде Уэльс командасы скипы Эндрю Тэннер.