“Казаннан буш кул белән китәргә ярамый иде. Безгә бөтен шәһәр көч биреп торды”

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда кёрлинг буенча дөнья чемпионатында микстта төркем этабы тәмамлана.

Норвегия - Италия - 5:7

Италиялеләргә элеккеге дөнья чемпионнары белән уенда очколарны югалтырга ярамый иде. Уен ахырга кадәр бик киеренке барды, нәтиҗәдә италиялеләр җиңделәр һәм плей-оффка эләктеләр.

“Җиңүгә карамастан, без начар матч уздырдык. Яхшырак уйный ала идек. Плей-оффка автомат рәвештә юллама алуыбызгә шатбыз, әмма бу уеннан дөрес нәтиҗәләр ясарга һәм плей-оффта яхшырак уйнарга кирәк”, - диде италиялеләрнең вице-скипы Фабио Сола.

“Бу безнең чемпионат булмагандыр инде, мөгаен. Без биредә тәҗрибә тупладык, әмма алга таба Норвегия командасы болай уйнарга тиеш түгел”, - диде норвегиялеләр скипы КристерВибе.

Румыния - Белоруссия - 5:6

Белоруслар Казанда күптән көткән җиңүләренә ирештеләр. Төркем этабын соңгы урында тәмамларга теләмичә, алар бу уенда тиешле нәтиҗәгә ирешә алдылар.

“Җиңүебезгә шатбыз, биредән бернәрсәсез китә алмый идек, безнең өчен бөтен шәһәр кайгырды. Гаҗәеп кунакчыллык биредә. Бу зур җиңүләргә беренче адым булгандыр”, - диде белоруслар скипы Дмитрий Баркан.

Ирландия - Словакия - 6:4

Словаклар, җиңгән очракта, төркемнән чыгуга шансларын саклап торалар иде, әмма үз файдаларына 4:3 очколары булса да, уенда өстенлекләрен ахырга кадәр саклап кала алмадылар.

“Безнең өстәмә шанслар бик яхшы иде, 1/8 финалга эләгер өчен бүген Ирландияне җиңәргә генә кирәк иде. Әмма килеп чыкмады. Хәзер безнең вакыт күп, аны Казанны өйрәнүгә багышларбыз, башка җыелма командалар өчен җан атарбыз инде. Җиңәргә кирәк иде билгеле, безнең максат шул иде бит. Без аңа ирешә алмадык, әмма якты киләчәккә өмет бар әле”, - диде Словакиянең “икенче” номеры Якуб Полак.

Венгрия - Швеция - 3:8

В төркемендә беренче урын өчен уенда шведлар венгрларны ышанычлы рәвештә җиңделәр. Ике команда да плей-оффка эләкте.

“Без мөһим җиңүгә ирештек. Беркемнән дә курыкмыйбыз, теләсә кайсы команда белән уйнарга әзербез. Әмма җиңүләр сериясен өзү күңелле булмаячак. Аларны унынчы җиңүгә кадәр илтеп җиткерергә кирәк дип уйлыйм”, - диде Швеция скипы Кристиан Линдстрем.

Яңа Зеландия - Шотландия - 2:7

Яңазеландиялеләргә җиңү кирәк иде, әмма шотландиялеләр бу чемпионатта җиңелү белмиләр. Бу юлы да алар җиңде.

“Алдагы матчларда, плей-офф раундында без моңа кадәр уйнаган кебек үк уйнарга тиешбез, моңа кадәр без әле бик яхшы уйнап килдек. Безнең команданы плей-офф фаворитларының берсе дип санаулары куанычлы, әмма тынычланырга ярамый. Булган хаталарны исә уен барышында төзәтергә тырышырбыз. Төп максат – җиңү”, - диде шотландиялеләр скипы Кэмерон Брайс.

“Бернишләп тә булмый, без җиңелдек. Италия җиңде һәм плей-оффка юллама алды. Гаҗәеп хәл. Бүген барысы да безгә каршы булырга мөмкин, әмма нәтиҗәдә без плей-оффка эләгергә мөмкинбез, ә моның нәкъ киресе булып, җиңгән очракта да төркемнән чыгарга мөмкин идек. Бу әле башы гына булуына ышанам, без әле төркемдә иң яхшы дүртенче команда була алабыз, көндәшләр арасында безнең DSC иң югарысы (59, 86), яңазеландиялеләр кёрлингы бар һәм аның киләчәге караңгы түгел икәнлекне барысы да тойганнардыр дип уйлыйм, без озакка килдек”, - диде Яңа Зеландия җыелма командасы уенчысы Киран Форд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International