Казанда уза торган дөнья чемпионатында төркем этабының соңгы көнендә драматик матчлар күп булды.
Швейцария - Словения - 6:4
Командалар алдан ук үзләренең турнир максатларын хәл итеп куйдылар һәм уен ниндидер дәрәҗәдә иптәшләрчә һәм плей-оффка әзерлек кебек барды. Фаворитлар көтелгән җиңүләренә ирештеләр.
Төркия - Германия - 4:6
Казанда әле җиңелү белмәгән немецларның төрекләр белән матчы катлаулы булды. Җиңүләре дәвам итсә дә, бу уен аларны куркытып алды.
“Төркия бик яхшы уйнады, әмма безнең үз планыбыз бар һәм без шуның буенча барырга тырыштык. Шуңа күрә җиңдек тә. Плей-оффка тактиканы билгеләмәгән әле, көндәшне белер өчен башта башка матчларның нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Шуннан чыгып әзерләнербез дә”, - диде команда вайсы Петра Тшетш.
Уэльс - Эстония - 6:3
Уэльс командасы төркем этабын дүрт җиңү белән тәмамлады, әмма плей-оффка эләгергә бу җитмәде.
Испания - Польша - 1:3
Поляклар бу җиңүләре белән плей-оффта үзләренә урын тәэмин иттеләр. Испаниялеләр Казанда алты матчтан берсендә генә җиңделәр.
Испания милли җыелма командасы уенчысы Мария Фернандес үз командасының нәтиҗәсе турындагы фикерләре белән уртаклашты: “Кайбер уеннарда яхшы нәтиҗәгә бик якын килдек, әмма безнең тарафтан уйланылган нәрсәләргә ирешеп булмады, көндәшләр көчле иде. Мин Испанияне калган командалар белән чагыштырганда берникадәр “башка лигада” тора дип уйлыйм”.
Команда буенча иптәше Гонзала Гарсия фикеренчә, испаниялеләр плей-оффка эләгергә бик теләгән булганнар. “Испаниядә кёрлинг белән шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган боз юк. Әлбәттә, башкалар кебек үк без дә плей-оффка эләгергә теләдек, тик барып чыкмады. Үз өстебездә эшләячәкбез”, - диде ул.
Дания - Чехия - 8:7
Көннең иң драматик матчы әлеге командалар арасында булды. 5:2 һәм 7:4 исәбендә чакта даниялеләр менә-менә җиңә дип көттек, әмма чехлар исәпне тигезли алдылар. Барысы да өстәмә эндта хәл ителде. Хәзер бу командалар плей-оффта урын өчен көрәштә очрашачаклар.
Дания командасы уенчысы Павла Хъёрнгаард бу хәлгә мондый бәяләмә бирде: “Без беренче эндны 3:0 исәбе белән тәмамладык, алда зур мөмкинлекләр ачылган иде. Инде җиңәбез дип уйладык, тик сигезенче эндны шундый ук 0:3 нәтиҗәсе белән отылдык. Әмма скипыбыз аркасында тугызынчы эндта уенны коткарып калдык. Уен бик киеренке булды. Кич белән безне Чехия белән тай-брейк көтә, без аңа әзер!”