Казандагы дөнья чемпионатында төркем этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча турнирның плей-оффында катнашачак командалар ачыкланы.
Хорватия – Нидерланд - 10:2
Нидерланд командасы Казанда бер матчта да җиңүгә ирешә алмады, әмма хорватларга да бу җиңү плей-оффка эләгергә ярдәм итмәде.
“Бу бик шәп! Бүген бик яхшы уйнадык, безнең өчен зур тәҗибә булды. Плей-оффка эләкмәдек, әмма турнирга куйган бурычларны үтәдек, хәтта арттырып үтәдек! Мондый составта беренче тапкыр җыелдык, боз ареналары булмаганлыктан, өйрәнергә мөмкинлек тә булмады, ә биредә булганнары һәрвакыт хоккейчылар, тимераякта йөгерүчеләр, фигуралы шуучылар белән тулы. Шуңа күрә безгә бу алтын медаль алганнан да артык, безне сәерләр дип уйласагыз уйларсыз, әмма без бик шат!
Казанда уздырган һәр минуттан рәхәтлек алдык. Бу безнең беренче чемпионат, әле берни белән дә чагыштыра алмыйбыз, әмма мин чемпионатны моннан да яхшырак итеп оештыра алалардыр дип уйламыйм. Безнең өчен бу кёрлинг дөньясына кереп китү”, - диде хорватларның вице-скипы Ива Росо.
Андорра - Корея - 3:9
“Бу чемпионатта берничә уңышлы матч булды, Бельгияне откан матчыбыз, мисалга. Бүген дә начар уйнамадык, әмма һәрвакыт нидер җитеп бетми. Канәгатьләнү хисе юк. Без плей-оффка керә алмасыбызны аңладык, әмма 2, 3 матчта җиңә ала идек. Барып чыкмады, әмма дебют өчен бу алай ук начар нәтиҗә түгел”, - диде Андорраның “икенче” номеры Джозеф Дуро.
“Без әле китмибез, рус мәдәниятен өйрәнәчәкбез. Казан Толстой, Пушкин, Шаляпин шәһәре бит ул, ә алар туында бөтен дөнья белә. Рус театрын, “Аккош күле” балетын карарга телибез. Иртәгә Свияжскига барабыз. Пушкин шул турыда язган бит инде! Шөпшә кебек оча белмим, шулай булгач, корабльдә барырбыз инде”, - дип планнары белән уртаклашты ул.
Австрия - Канада - 4:6
Австриялеләрне плей-оффка бары тик җиңү генә кертә ала иде, әмма канадалылар көчлерәк булып чыктылар һәм төркемдә беренче урынны алдылар.
“Безнең өчен бу әллә ни мөһим матч түгел иде, ник дигәндә, без инде үзебезнең турнир бурычларын әллә кайчан үтәдек, әмма плей-офф алдыннан җиңелү шулай ук әйбәт нәрсә түгел, булачак көндәшләргә көчсез якларны күрсәтергә ярамый. Хәзер безгә җиңелергә ярамый да ярамый инде, кечкенә генә хата да кичерелми. Шулай булгач, җиңүләр сериясен 11 матчка җиткерергә кирәк, без моны булдыра алабыз”, - диде Канада җыелма командасыннан Бред Тиссен.
“Без җиңелүебезгә бик борчылабыз, әмма бу бары тик безнең генә гаеп. Канаданы җиңәр өчен бик яхшы уйнарга кирәк. Без җиңүгә якын килдек, әмма нәрсәдер җитеп бетмәде”, - диде Австрия командасы уенчысы Селин Мозер.
Франция - Бельгия - 8:3
Французлар дөнья чемпионатын, географик картадагы күршеләрен 8:3 исәбе белән отып, мажор нотада төгәлләделәр. Бельгиялеләр өчен Казанда узган чемпионат уңышлы булмады, алар биредә 7 тапкыр җиңелделәр.
“Без көрәштек, үзебез, гаиләләребез, илебез өчен уйнадык. Плей-оффка эләгеребезгә ышанмадык, бу бик кыен булыр иде, безнең тәҗрибә зур түгел. Без биредә 2 тапкыр җиңдек – бу мизгелдә безгә шул җиткән”, - диде француз кёрлингчысы Матье Дорбе.
АКШ - Латвия - 5:3
Бу көннең төп матчы иде. D төркемендә плей-оффта соңгы вакантлы урынны алуга көндәшләр очрашты. Җиңүче чираттагы стадиягә узды, җиңелүче исә барлык шансларын да югалтты. Уенның киеренке булуы гаҗәп түгел, сигез эндтан соң уртак исәп - 3-3 теркәлгән булса, аннан соң ике команда да җиңәргә мөмкин булган экстра-энд башланды.
Өстенлек АКШ ягына күчкәч, алар моннан бик яхшы файдаланып, латвиялеләрнең ташларын тейк-аут белән бәреп чыгардылар.
“Кайчакта уенда, бик тәҗрибәле булсаң да, үзең генә хәл итә алмый торган мәсьәләләр алдында каласың. Тайм-аутлар шуңа уйлап чыгарылган да инде. Барысын да яхшылап уйларга, салкын акыл белән карар кабул итәргә вакыт бар. Иң мөһиме - эмоцияләргә юл бирмәскә кирәк. Ситуация гадәти түгел иде, плей-офф өчен, Канададан кала, дүрт команда көрәште.
Әмма барысы да безнең кулда иде, бу мөһим - җиң һәм чираттагы раундка чык! Латвия җыелма командасы - бик яхшы көндәш, әмма безнең коллектив та тәҗрибәле. Алар АКШтагы иң яхшы спортчылар арасыннан булган кешеләр, бирегә эләгер өчен милли чемпионатта җиңгән спортчылар”, - диде америкалыларның баш тренерлары Роберт Уолстадт.
Плей-оффка тагын ике юллама тай-брейкта уйнатылды.
Чехия – Дания – 10:3
Англия – Финляндия – 5:6
Шулай итеп, 1/8 финалда уйнаячаклар:
Канада - Чехия
Венгрия - Япония
Яңа Зеландия - Швеция
Шотландия - АКШ
Төркия- Германия
Польша - Корея
Швейцария - Финляндия
Италия - Россия
Кёрлинг буенча дөнья чемпионатының микстта плей-офф матчлары раунды 21 нче октябрьдә – җомга көнне башланып китәчәк.