Канада, Япония, Швеция һәм Шотландия Казанда уза торган кёрлинг буенча дөнья чемпионатының беренче чирекфиналистлары булдылар.
Канада - Чехия – 6:2
“Өрәңге яфраклары” Чехия җыелма командасы белән очраштылар. Матч киеренке булды, әмма Канада кабат җиңүгә иреште.
“Бу яхшы, мөһим уен булды. Шаярулар бетте. Безнең өчен җиңелү ул юкка чыгу дигән сүз. Чехия бик матур уен күрсәтте, аларга моның өчен рәхмәт, икенче эндта көндәшләрнең скипы гаҗәеп тейк-аут күрсәтте. Безнең уен әле камиллектән ерак, үз өстебездә эшләүдән туктарга ярамый. Чираттагы көндәш - Шотландия, бу инде бөтенләй башка уен, башка дәрәҗә булачак”, - диде Канада командасы скипы Майкл Лизмор.
“Безнең максат плей-оффка эләгү иде, әмма аппетит ашаган чакта килә диләр бит әле, бераз канәгатьсезлек тоябыз. Анысы да чираттагы раундка эләгә алмаудан түгел, иң яхшы уенны күрсәтә алмавыбыздан”, - диде Чехия командасы скипы Якуб Бареш.
Венгрия – Япония – 2:5
Ике команда да бик матур турнир уздырдылар, төркемне бишәр җиңү белән тәмамладылар. Бер үк төрле нәтиҗәгә ия булган командаларга тиеш булганча, алар ахырга кадәр көрәштеләр. Бары тик берничә кечкенә хаталары гына Венгриягә уенны экстра-эндка күчерү мөмкинлеген бирмәде.
“Без җиңүгә исәп тоткан идек, турнирны шулай иртә төгәлләвебез кызганыч, планнар зурдан иде. Хәзер инде моннан дөрес нәтиҗәләр чыгарырга һәм чираттагы турнирларга әзерләнергә кирәк”, - диде Венгрия командасы скипы Жолт Кисс.
“Бу беренче адым гына. Чирекфиналга чыгуыбызга шатбыз. Бу зур уңыш, әмма алда әле эш бик күп. Хәзер безнең ял итеп алырга, барысын да уйларга, чираттагы матчка әзерләнергә берничә сәгать вакытыбыз бар”, - диде Япония командасының “дүртенче” номеры Маюми Окутцу.
Яңа Зеландия – Швеция - 6:8
Бер караганда, төркем этабындагы беренче һәм уналтынчы команда арасында бернинди дә интрига булырга мөмкин түгел кебек, әмма әлегә нәкъ менә шушы пар иң мавыктыргыч уенны күрсәтте дә.
“Без плей-оффка дүртенче урынны алучы командалар арасында иң яхшы команда буларак кердек, чөнки безнең DSC иң яхшысы булды. Без бу компонентка зур игътибар бирдек, аны махсус шомарттык. Безнең өчен бик яхшы турнир булды – үз ареналары да булмаган, финансланмый торган, кёрлинг дөньясына яңа кергән спортчылар ерак Россиядә плей-оффка эләгә һәм кёрлинг гиганты булган Швеция белән шундый дәрәҗәдә көрәшә! Минем уенчылар – геройлар, бу турыда фильм төшерергә кирәк”, - диде үз шәкертләре турында тренер Элизабетт Мэттьюз.
“Без чирекфиналга эләгүебезгә шатбыз, бу зур уңыш, әмма тынычланырга иртә. Матч башында уен без теләгәнчә бармады. Яңа Зеландия матур уен күрсәтте, аларга бик зур рәхмәт, безнең җыелма команданың барлык ак тапларын ачып бирделәр, матчтан соң алар турында сөйләшергә кирәк булачак. Беренче эндлардагы уенны башка күрсәтергә ярамый, безнең максат – алтын!” - диде Швеция командасының “өченче” уенчысы Дженни Валин.
Шотландия – АКШ – 4:1
Матч дөнья чемпионаты чирекфиналында беренчеләрдән булып тәмамланды. Әмма бу һич тә анда интрига, көрәш, эмоцияләр булмады дигән сүз түгел.
“Матч гадәти булмады, плей-оффта концентрация, үзеңә ышаныч мөһим. Кем белән уйнау әһәмиятле түгел. АКШ командасы – яхшы команда, исән калуга раундта очраклылар юк. Хәзер Канада белән уйнаячакбыз, алар бик көчле команда, әмма без беркемнән дә курыкмыйбыз. Шотландия – керлингның ватаны, бу безгә ышныч бирә, бер үк вакытта билгеле бер җаваплылык та өсти”, - диде команданың беренче номеры Софи Джексон.