Россия, Германия, Швейцария һәм Корея алтынга таба тагын бер адым ясадылар.
Төркия – Германия – 1:10
Төркем этабының соңгы матчында төрекләр немецларның нервларын кытыклап алганнар иде әле, әмма бүген “немец машинасын” туктатып булмады, алар бик ышанычлы җиңүгә ирештеләр.
“Төркия командасы - көчле команда. Узган матч безгә авырлык белән бирелгән иде, әмма бүген аларның скипларының уены бармады, мөгаен, аның көне булмагандыр. Хәзер чираттагы уенны көтәбез, безнең өчен кем белән уйнау мөһим түгел, чирекфиналда барлык командалар да яхшы инде. Көндәшнең уенын карап, тактикасын өйрәнеп утырмаячакбыз. Үз уеныңда исәпне югалтмаска кирәк. Өстенлек синең якта булса да, кёрлинг дөньясында барысы да бик тиз киресенчәгә әйләнергә мөмкин”, - ди немецларның “икенче” номеры Холгер Хонни.
Швейцария – Финляндия – 7:1
Швейцария командасы җиңүгә артык авырлык кичермичә иреште. Финнар бары тик бер очко белән торып калдылар.
“Без бары тик чыктык һәм тиешенчә уйнадык кына. Тактика буенча озаклап фикер алышырга кирәктер дип санамыйм, ул мөһим, әмма уен барышында үзеңә ышанырга, ә уен алдыннан йокыны туйдырырга кирәк. Ә плей-оффта максимумны күрсәтергә тиешсең”, - диде швейцариялеләрнең вице-скипы Мартин Росс.
“Бу уңышлы матч булмады, уен бармады. Кичә тай-брейкта бик күп көч сарыф иттек”, - диде финнарның “дүртенче” номеры.
Россия – Италия – 9:1
Дөнья чемпионаты хуҗалары Италия командасын туры мәгънәсендә тар-мар иттеләр. Уенның башында ук кемнең өстен чыгасы аңлашылып тора иде.
“Без соңгы матчларны уңышлы уздырдык, әмма бүген уен килеп чыкмады. Төп максатыбыз плей-оффка чыгу иде, без аңа ирештек, ә аннан соңгы матчта шансларыбыз зур түгел иде, бигрәк тә боз хуҗаларына каршы уйнау турында сүз барганда. Аларны җиңүләре белән котлыйм!” - диде италияле кёрлингчы Фабио Сола.
“Уенга максималь җаваплылык белән әзерләндек, кем белән уйнау әһәмиятле түгел. Уен барышында барысы да булырга, әллә ниләр килеп чыгарга, бер уйламаган команда алга ыргылырга мөмкин. Бу буш сүзләр генә түгел - кёрлинг тарихында андый мисаллар бик күп. Хәзер без Швейцария белән уйнарга тиеш. Ул - бик көчле команда. Матч инде берничә сәгатьтән башлана, хәзер без ул турыда уйламыйча, бозга яңа көч белән чыгар өчен бераз гына онытылып ял итеп алырга, мораль һәм физик яктан бушанырга тиешбез. - диде Россия командасының “икенче” номеры Даниил Горячев. - Казан мине ни беләндер гаҗәпләндерде дип әйтә алмыйм, әмма чемпионатны уздыру дәрәҗәсе бик югары. Иң мөһиме - без өйдә уйныйбыз, безгә трибуналар көч биреп утыралар, матч саен йөзәрләгән тамашачы килә. Бу бик зур җаваплылык, шул ук вакытта терәк тә. Безнең өчен җан атып торучыларның барысына да зур рәхмәт!” - диде Даниил.
Корея – Польша – 7:4
Сессиянең иң озын матчы кореялылар һәм поляклар уены булды. Киеренке көрәш соңгы эндка кадәр барды, кореялылар җиңеп чыктылар һәм чирекфиналга керү бәхетенә ирештеләр.
“Моның булуы мөмкин түгел иде, әмма без моны булдырдык! Хәзер иң мөһиме ял итеп алу, кич белән яңа матч көтә”, - диде кореялы Юн Суин.
Чемпионатның чирекфиналында уйнаячаклар:
Япония - Швеция
Россия - Швейцария
Шотландия - Канада
Германия – Корея