Россия, Шотландия, Швеция һәм Корея – кёрлинг буенча дөнья чемпионаты ярымфиналистлары

2016 елның 21 октябре, җомга

Казанда катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионатының ярымфиналистлары билгеле булды.

Япония - Швеция - 6:7

Япония җыелма командасы соңгы эндларда бик яхшы уен күрсәтте, әмма җиңүгә ирешә алмады. Ә Швеция җыелма командасы алга таба китте.

“Безнең көч-дәрт бөтен матч буена җитәрлек түгел, кызганыч. Җиңүебез һәм ярымфиналга килеп җитә алуыбыз куанычлы, әлбәттә, димәк, әлегә куелган максатка ирешеп барабыз. Бу юлы бәхет елмайды, ә менә Шотландиягә каршы алай уйнарга ярамый. Җиңеп чыгып, финалда боз хуҗаларына каршы уйнасаң яшы булыр иде”, - диде Швеция җыелма командасы вәкиле.

Россия - Швейцария - 4:3

Россия җыелма командасы уенга әллә ни уңышлы кереп китмәде бу юлы. Спорт сараена килеп тулган халыкны таблодагы 0:3 саннары шок хәленә китерде дияргә дә була. Кёрлингчылар үзләре дә шок халәтендә иделәр, уен һич тә бармады, тайм-аут алырга туры килде. Россия җыелма командасының өлкән тренеры Василий Гудин уенчыларны уен ритмына кайтара алды һәм команда җиңеп чыкты. 

“Соңыннан геройларча хәл итәр өчен үзебезгә проблемалар уйлап табабыз... Бу нәкъ менә безнең хакта. Беренче эндта һәм аннан соң нәрсә булганлыгын аңлатып бирә алмыйм, кирәк тә түгел… Һәрбер эндны яхшы башладык, әмма ахырда балаларча хаталар җибәрдек. Көндәшнең “хаммеры” белән көрәшергә була һәм без ничек кирәклеген дә беләбез бит югыйсә. Арыганлык сизелә башлады. Корея белән уенда мондый хәл кабатланмас дип ышанам.  Алар шулай ук көчле команда, юкса ярымфиналга килеп җитә алмаган булырлар иде.

Безгә финалда кем белән уйнау әһәмиятле түгел, иң мөһиме - анда килеп җитә алу. Шотландия һәм Швеция арасында сайлау мөмкинлеге юк, алар - кёрлингның топ-классы. Корея белән уенда чыгарга һәм мөмкин булганны да, булмаганны да күрсәтеп, җиңәргә кирәк. Җанатарлар безгә көч биреп утырырлар дип ышанам, алар бүген безгә нәкъ менә кирәк урында һәм тиешенчә ярдәм иттеләр.  Рәхмәт!” – диде Россия җыелма командасы уенчысы Даниил Горячев.

Германия - Корея - 4:6

Германия җыелма командасы уен алдыннан фаворитлар исәбендә иде, әмма дөнья чемпионатында барысы да булырга мөмкин диюләре дөрес, бу юлы өстенлек кореялылар ягында булды.

“Бу әйбәт матч булды, җиңү өчен күп көч куйдык, ярымфиналга очраклы гына эләктеләр дип уйламагыз. Россиянең яхшы команда икәнлегенә шигем юк, өстәвенә алар үзләрендә чыгыш ясыйлар. Әмма без үз көчебезгә ышанабыз”, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты кореялылар скипы Кибок Ли.

Шотландия-Канада – 6:5

Керлинг дөньясында чып-чын көрәш менә шундый була торгандыр. Финалга чыгарлар дип көткән ике команда очрашуы шотландиялеләр җиңүе белән тәмамланды.

“Спорт бу. Бүген җиңәсең, иртәгә башкалар өстен чыга. Безнең җиңүләр сериясе бер туктарга тиеш иде иде, әмма финалны башкачарак күзаллаган идек. Хәзер безгә керлингтан ял итеп, барысы турында да яхшылап уйларга кирәк. Җиңелүләр безне көчлерәк итә”, - диде канадалы Брэд Тиссен.

“Җиңүгә әлегә кадәр ышанып бетеп булмый. Канада буй җитмәс биеклектә иде, әмма без аларны авызлыклый алдык. Шведларның шулай ук җиңелүсез алга баруларын беләбез, әмма без әзер. Җиңәрбез һәм боз хуҗалары белән уйнау бәхетенә ирешербез дип ышанам. Хуҗаларга каршы уйнау һәрвакыт гадәти булмаган уен бит ул”, - диде шотландиялеләрнең “икенче” номеры Бобби Лемми.

Дөнья чемпионатының   1/2 финалында уйнаячаклар:

Россия - Корея Республикасы

Шотландия – Швеция

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International