Россия һәм Швеция җыелма командалары Казандагы дөнья чемпионаты финалында уйнаячаклар!

2016 елның 22 октябре, шимбә

Казанда катнаш командалар арасында кёрлинг буенча уза торган дөнья чемпионатында ярымфинал уеннары тәмамланды.

Россия – Корея – 5:2

Россия җыелма командасының тренерлар штабы чирекфиналда немецарны откан Корея командасының көчле булуын билгеләп узды һәм Россия кёрлингчыларына уенга булган максатларына ирешергә кирәклегенә игътибар юнәлтте. Дөрес нәтиҗәләр ясалды, россиялеләр беренче эндны 2:0 исәбе белән оттылар, ә дүртенче эндта исәп россиялеләр файдасына 4:1 иде. Матч җиңү белән тәмамланды.

“Безнең өчен бик авыр уен булды. Җиңү мөһим иде. Швеция командасы бик көчле, үзебезнең иң яхшы уенны күрсәтергә һәм җиңәргә тырышачакбыз”, - диде Россия җыелма командасы вице-скипы Анастасия Брызгалова.

Швеция – Шотландия – 8:2

Кичә кич ике команда да чирекфиналда киеренке уеннар уздырдылар һәм кёрлингчыларның арыганлыклары сизелде. Шведлар уенга яхшырак әзерләнгәннәр булып чыкты һәм алар җиңүгә ирештеләр.

Финал матчы һәм бронза медаль өчен уеннар Спорт сараенда шимбә көнне 14.00 сәгатьтә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International