Кёрлинг буенча дөнья чемпионатының киеренке финалы Россия җыелма командасы җиңүе белән тәмамланды.
Финал
Россия – Швеция – 5:4
Микстта дөнья чемпионатлары тарихында Швеция җыелма командасы икенче тапкыр финалга чыкты һәм хәлиткеч матчта алар тагын уңышсызлыкка дучар булдылар. Әмма Россия җыелма командасы көндәшләрен характерлары һәм тырышлыклары өчен мактарга кирәк. 1:3 исәбе белән отылып барган чакта шведлар исәпне тигезли алдылар һәм уенны экстра-эндка күчерделәр. Чемпионнарның шатлыгына чикләр булмады, ә Александр Крушельницкий һәм Анастасия Брызгалова өчен әлеге җиңү бер ел эчендә икенчесе инде. Алдарак алар дабл-микстта дөнья чемпионаты алтынын алганнар иде.
“Ахырда без хаталар җибәрдек, бу тулысынча безнең гаеп. Финалга килү юлы авыр булды, без Россия җыелма командасы кебек үк җиңелүләрсез барсак та, кайбер уеннарда бәхет безнең якта булганга гына да җиңгәләдек. Хәзер дә котылдык дип уйларга була иде, матчны экстра-эндка чыгардык, әмма.. Нишлисең, көмеш шулай ук әйбәт нәтиҗә. Без үзебездән канәгать булырга тиештер дип саныйм. Хәзер ял итәргә, көч тупларга телим. Кич белән саубуллашу кичәсенә барачакмын, оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә”, - диде швед спортчысы Кристиан Линдстрем.
“Эмоцияләр ташый, бик шатбыз. Командага рәхмәт, җанатарларга рәхмәт!” - диде Россия җыелма командасы скипы Александр Крушельницкий.
Өченче урын өчен матч
Шотландия – Корея – 8:4
Уен Корея җыелма командасы өстенлегеннән башланып китте. Исәп башта алар файдасына 3:0 иде, әмма чирекфиналлар нәтиҗәләреннән чыгып карасаң, бу әле гарантия түгел. Шотландиялеләр уен барышын үз файдаларына борып җибәрә алдылар һәм җиңеп чыктылар.
“Бу авыр, әмма гадәттән тыш мөһим уен иде. Корея җыелма командасы бик яхшы уен күрсәтте, безнең аларны җиңә алуыбыз зур уңыш. Мин күрше юлга күз төшермәгән идем, хәзер карыйм - гаҗәеп кёрлинг! Финалда уйнау хыял иде, әмма бронза медал - шулай ук яхшы. Без аңа лаек дип уйлыйм”, - диде шотландияле спортчы Бобби Лемми.