Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты башланып китте. Турнир 6-11 нче декабрь көннәрендә Канадада узачак кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен квалификация ярышлары булып тора. Казанда 9 нчы ноябрьгә кадәр узачак турнир илнең 61 төбәгеннән 578 спортчыны җыйды, анда медальләрнең 46 комплекты уйнатылачак. Турнирда 37 йөзүче Татарстан данын яклый. Катнашучылар арасында - милли җыелма лидеры, Олимпия уеннары призерлары Антон Чупков, Евгений Рылов (алар Канададагы ДЧна бармыйлар), шулай ук Никита Лобинцев, Александр Сухоруков һәм башкалар бар. Илнең яңа чемпионнары ачыкланачак турнир ярышларына керү – ирекле.
Казандагы Россия чемпионаты башланыр алдыннан матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, Олимпия уеннары чемпионы Владимир Сальников, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия җыелма командасының баш тренеры Сергей Колмогоров, Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан булган депутаты, РФ атказанган тренеры Ольга Павлова очраштылар.
Сальников сүзләречә, Су спорт төрләре буенча 2015 елдагы дөнья чемпионатын уңышлы уздырганнан соң Казан дөнья йөзүе картасында якты йолдыз булып балкыды. Турнир югары дәрәҗәдә оештырылган иде һәм 2017 елда су мундиален оештыручыларга Казанны куып җитү бик авыр булачак. “Казан планканы бик югары күтәрде”, - диде ул.
Леонов Казанның дәүләти гарантияләр алганлыгын һәм 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын уздыруга кандидат сыйфатында заявка биргәнлеге турында белдерде. “Моның өчен безнең бар мөмкинлекләр - тәҗрибә дә, инфраструктура да бар. FINAның Канададагы дөнья чемпионаты кысаларындагы якындагы башкарма комитетында карар кабул ителер дип өметләнәбез. Безнең барлык документлар да, презентацияләр дә әзер, делегация формалаштырылган. Шулай булгач, үз мәнфәгатьләребезне яклаячакбыз. Өстәвенә безнең FINA белән мөнәсәбәтләр дә партнерларча, дустанә һәм яхшы”, - дип белдерде Леонов. Аның сүзләренчә, “без инде киләсе елга суга сикерүләр буенча традицион дөнья сериясен уздырачагыбызны беләбез, синхрон йөзү, су полосы буенча да берәр нәрсә уздырып куюыбыз ихтимал. Турнирлар буенча төп сөйләшүләр Канадада узачак”.
Казанда старт алган турнир турында әйткәндә Леонов Татарстанда йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итү ул зур тәҗрибә һәм зур дәрәҗә дип белдерде. Өстәвенә 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Казанда уза торган теләсә кайсы зур турнир ул тест чарасы буларак карала. Йөзү - спортның иң күп медальләр уйнатыла торган төрләренең берсе һәм Татарстанда зур урын алып тора дип белдерде министр. “Татарстан - илнең бассейннар белән иң тәэмин ителгән төбәкләренең берсе. Аның энҗе бөртеге дә биредә, Су спорт төрләре сараенда урнашкан”, - дип ассызыклады ул. Леонов сүзләренчә, Россия чемпионатында катнашучыларның 37се Татарстан данын яклыйлар, бу рекордлы сан. Турнирда хезмәт күрсәтүче 45 судьяның да 22се ТР вәкилләре, баш судья да безнеке. Чемпионатта 100ләп волонтер эшли. “Һава торышы салкын булуга карамастан, бассейнда эссе булырга тиеш”, - ди Леонов.
Сальников сүзләренчә, Россия чемпионатын Казанда, Россия спортчылары матур нәтиҗәләр күрсәткән әлеге гаҗәеп матур спорт сараенда уздыру бик күңелле. “Спортчылар җиңүгә исәп тоталар. Без яңа зур спорт нәтиҗәләре шаһитлары булырбыз дип өметләнәм. Кызыклы булачагына иманым камил”, - диде ул.
Павлова сүзләренчә, спорт ягыннан югары кыйммәткә ия булудан тыш чемпионат әле социаль яктан да зур әһәмияткә ия - спортчылар өчен трибуналарда “Болей за наших!” программасы кысаларында җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган катлауларыннан булган балалар җан атып утыралар. Моннан тыш иртәгә Алексеевск районында Сальников мастер-класс уздырачак.
Россия җыелма командасының баш тренеры Сергей Колмогоров Казанда уза торган Россия чемпионатында катнаша торган Чупков һәм Рылов Канададагы дөнья чемпионатына бара алмаячаклар дип белдерде. Аның сүләренчә, Бөтенроссия йөзү федерациясе әзерлек өлкәсендә индивидуаль планнары булган һәм АКШта әзерләнә торган күренекле спортчыларга мәрхәмәтле булып, аларның Дөнья кубогындагы чыгышлары нәтиҗәләрен ДЧна сайлап алынуга кертәчәген белдерде. Бу Морозовка, Ефимовага һәм Тарасевичка карый.
Сорауларга җавап биреп, Сальников Олимпиада уеннарында катнашу, җиңү фактын бернинди компенсация белән дә каплап булмаганлыгын белдерде. Алдарак 40тан артык Россия җиңел атлетларының 2016 елда Риода узган Олимпиада уеннарында катнаша алмаганлыкка компенация алачаклары тырында хәбәр булган иде. “Олимпиада уеннарында катнашу, җиңү фактын бернинди компенсация белән дә каплап булмый, билгеле. Минем фикерем: безнең спортчылар Уеннарга эләкмәсен өчен тырышкан оешмалардан компенсация алу мәсьәләсе каралганда яхшы булыр иде. Бу гадел булыр, мөгаен. Әмма бу эшләнәчәкме-юкмы икәнлеген мин әле әйтә алмыйм. Әгәр дә спортчылар мондый компенсацияне алу гадел дип саныйлар икән, алар моны юллап мөрәҗәгать итәргә хаклы дип уйлыйм”, - диде ул.
Колмогоров Россия йөзүчеләрен Риода узган Олимпиадага кертмәүләре ихтималлыгы турындагы ситуация иң югары дәрәҗәдә Владимир Морозов очрагында чагылыш тапканлыгын әйтте. “Ярышларга кертелмәү ихтималлыгын һәркайсы төрлечә кабул итте. Юлия Ефимова очрагында ул иң аз күләмдә чагылыш тапкандыр. Аның очрагында спортчының апрель ахыры- май башындагы беренче читләштерелү чорындагы озак вакытлы авыруы (мельдоний эше буенча) күбрәк чагылды. Бу психологик стресс нәтиҗәсе”, - диде ул.
“Морозовка килгәндә - анда әлеге ситуация иң югары дәрәҗәдә чагылыш тапты. Әгәр дә ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә ул Олимпия уеннары финалына эләгә алмый, ә 20 көннән соң рәттән ике дөнья рекордын куя икән, бу шул хакта сөйли инде. Функциональ әзерлек өлкәсендә бу вакыт аралыгында гына бернәрсә дә үзгәртеп булмый бит. Бу аның өчен бик зур стресс булды. 22 нче июльдән 27 сенә кадәр Владимир бик авыр халәттә булды, иртәнге 6-7 дә йоклап китте, бик аз йөзде. Аны ярышка керткәч исә реакциясе бик сәер булды - бер почмакта тик утырды, үзен ярышка керткәннәренә һич ышана алмады”, - дип белдерде тренер.
Матбугат конференциясе ахырында бүләкләү тантанасы узды, әлеге бүләкләү тантанасы кысаларында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башлгы Азат Кадыйровка БЙФ рәхмәтен җиткерделәр.
25 метры бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын оештыручылар буларак Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасының йөзү федерациясе чыгыш ясый. Беренчел ярышлар - 10:00 сәгатьтә, финал һәм ярымфинал ярышлары исә 5-8 нче ноябрь көннәрендә - 18:00, 9 нчы ноябрьдә - 17:00 сәгатьтә башланачак.