Татарстан вәкиле, Риода узган Олимпиада уеннарында катнашкан Александр Красных бүген Казанда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча башланган Россия чемпионатының беренче финалы җиңүчесе булды. Бөгелмә егете ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә 1:42.50 секундлы нәтиҗә белән беренче килде. Икенче урында – мәскәүле Михаил Довгалюк (1:43.55), Калуга өлкәсеннән Михаил Вековищев (1:43.58) өченче урында.
“Без Россия чемпионатына дип махсус әзерләнмәдек, дөнья чемпионатына бер ай гына калып бара бит инде. Нәкъ менә ДЧна өстенлек биреп әзерләнгән идек”, - диде йөзүче старттан соң.
Ул үзе күрсәткән нәтиҗәдән канәгать түгел: “Мин зона этабында җиңүгә ирешә алмадым. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген старт алу мораль яктан бик авыр булды. Ул чакта мин ахыргача әзер түгел идем, үземә артык ышанганмындыр, күрәсең. Бүген дә бик яхшы чыгыш ясадым дип әйтә алмыйм. Узган ел да көндәшлек юк иде, әмма яхшырак вакытны күрсәткән идем. Ә бит инде бер ел узды һәм нәтиҗәләр яхшырак булырга тиеш иде. Дөрес әзерләнмәгәнбездер ахыры”.
Красных яңа олимпия алды циклына кереп китүнең бик кыен, аеруча мораль яктан авыр булуы турында әйтте. “Мин нәкъ менә кыска суга эләгергә теләдем, чөнки миңа нәкъ менә кыска су ошый. Ә болай чыннан да бик кыен - яңадан җыелырга, кабаттан шөгыльләнә башларга кирәк. Олимпиада - эмоциональ яктан бик арыта торган старт. Физик яктан түгел, нәкъ менә эмоциональ яктан. Әле мин ахыргача җыелып та бетмәдем”.
Көннең икенче финалында - хатын-кызлар арасында баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә Мәскәү кызы Светлана Чимрова җиңде һәм Россия рекордын куйды - 2:06.21. Икенче урынны Самара өлкәсе вәкиле Анастасия Гуженкова яулады - 2:08.31, призлы өчлекне исә Екатерина Львова (ХМАО-Югра) япты - 2:11.55.
“Мин нәтиҗәмне яхшыртуга йөздем. Минем өчен иң мөһиме – вакыт турында уйламау. Алга таба инде барысы да үзеннән үзе китә, - диде рекорд иясе стартттан соң. - Минем өчен бүген иң кыены соңгы чирекне түзеп бетерү булды. Барып чыкты булса кирәк. Әлбәттә, яхшырак вакыт күрсәтергә өметләнгән идем. Канадада яхшырак чыгыш ясармын дип уйлыйм, без Россия чемпионатына бөтен көчкә әзерләнмәдек. Дөнья чемпионатына сайлануыма бик шатмын”.
“Миңа биредә бик ошый. Чемпионатның нәкъ менә Казанда уздырылуына шатмын - биредә барысы да һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырла һәм яхшы каршы алалар”, - диде Чимрова.