Бүген Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында медальләрнең беренче комплектлары уйнатылды. Эстафета дистанцияләренең икесендә дә – хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 4X200 метрга һәм ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4X100 метрга йөзүдә Санкт-Петербуг спортчылары беренче булдылар.
Санкт-Петербургның хатын-кызлар командасы ирекле стиль белән 4X200 эстафетада җиңүгә иреште. Вероника Попова, Дарья Устинова, Юлия Сноз һәм Полина Ретюнская эстафетаны 7 минут 47,82 секундта йөзеп уздылар. Свердловск өлкәсе спортчылары Анастасия Кирпичникова, Валерия Саламатина, Дарья Устинова һәм Полина Лапшина икенче булдылар - 7 минут 50,91 секундлы нәтиҗә күрсәтеләр. Призлы өчлекне Пермь крае вәкилләре Дарья Муллакаева, Екатерина Сорокина, Варвара Симонова һәм Мария Баклакова (7 минут 58,14 секунд) яптылар.
“Казанда барысы да һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза. Без футбол стадионында чыгыш ясаган дөнья чемпионатын хәзергә кадәр оныта алмыйм, җанатарлар бик күп иде, атмосфера гаҗәеп буды... Бүен дә трибуналарда йөзү ярышларын яратучылар бик күп, алар актив, чыгыш ясау исә күңелле булды, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җиңүдән соң Попова. - Без җиңдек, әмма яхшырак вакытны да күрсәтә алган булыр идек, Россия рекордын куярга омтылган идек. Алга таба мине бик тыгыз шәхси программа көтә, аңа әзерләнергә кирәк.”. “Бассейн бик яхшы, бирегә инде беренче тапкыр гына килмибез, барысы да бик яхшы. Алга таба нәтиҗәләр дә яхшырак булыр дип уйлыйм”, - диде “көмеш” иясе Саламатина.
Санкт-Петербургтан ир-атлар командасы ирекле стиль белән 4X100 эстафетада җиңде. Олег Тихобаев, Александр Попков, Евгений Лагунов һәм Кирилл Пригода эстафетаны 3 минут 9,81 секундта йөзеп уздылар. Мәскәүдән булган йөзүчеләр Климент Колесников, Владислав Гринев, Артем Лобузов һәм Михаил Полищук (3.11,86 секунд) икенче урында. Призлы өчлекне Красноярск крае вәкилләре Иван Рыбкин, Алексей Амосов, Никита Максимов һәм Андрей Арбузов (3 минут 12,50 секунд) яптылар. Татарстан җыелма командасы бары тик 7 нче нәтиҗәне генә күрсәтте. “Туган Казаныбызда, үзебезнең Су спорт төрләре сараенда чыгыш ясау бик күңелле, әмма нәрсәдер килеп чыкмады. Көндәшлек зур. Без тырыштык, бүгенге көнгә максимум нәтиҗәне күрсәттек”, - диде татарстанлы Эмиль Мөхәммәтҗанов.
“Без инде Казанда Россия чемпионатларында һәм башка турнирларда беренче тапкыр гына чыгыш ясамыйбыз. Бер ел элек дөнья чемпионатында катнашкан идек. Хәтерләсәгез, йөз метрга йөзүдә мин финалга да чыккан идем. Шулай булгач, без чыктык һәм нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне күрсәттек кенә. Менә нәтиҗәсе”, - диде җиңүдән соң Пригода. “Без алга җиңәргә дигән максат куйган идек, әмма Питердан булган спортчылар җитезрәк булып чыктылар. Чемпионат әле башланды гына, әле алда безнең үзебезне күрсәтергә мөмкинлек булачак”, - диде Мәскәү командасыннан Полищук.
400 метрга комплекслы йөзүдә мәскәүле Александра Маслова җиңде, ул Россиянең юниорлар рекордын да куйды. Дистанцияне кыз 4 минут 38,42 секундта узды. “Мин бик бәхетле, бүген уңыш минем якта буды. Бассейнга тиз күнектем, дистанцияне яхшы һәм тигез уздым. Брасс белән йөзүдә бераз бирешә башлаган булсам да, ирекле стиль белән йөзүдә секундларны куып тоттым”, - диде җиңүче.
Икенче урынны Пермь краеннан Варвара Симонова алды (4.39,60), “бронза” исә Кристина Вершининага (ХМАО-Югра) эләкте, аның нәтиҗәсе - 4.39,64. Дөнья чемпионкасы Анастасия Иваненко пьедесталда урын ала алмады, өченче урынны алучыдан ул бары секундның йөздән дүрт өлешенә генә калышты. “Мин призлы өчлеккә керергә исәп тоткан идем, билгеле, кәефем кырылды. Мөгаен, минем вакыт узып бара торгандыр, яшьлргә юл бирер вакыт җитәдер”, - диде Иваненко.