Казанның Су спорт төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көне өч мавыктыргыч финалдан башланды. Татарстан башкаласындагы 600ләп спортчыны җыйган турнир декабрь аенда Канадада узачак дөнья чемпионаты алдыннан сайлап алу ярышлары булып тора.
Кич ир-атлар арасында комплекслы йөзүдә 4X50 метрга эстафетадан башланды. Анда, алдагы ике эстафетадагы кебек үк, Санкт-Петербург йөзүчеләре җиңеп чыкты. Павел Семочкин, Федор Бредихин, Александр Попков һәм Евгений Лагунов дүртлеге финишка 1:35.15 секундлы нәтиҗә белән килде. “Нәтиҗәдән дә, үзебезнең формадан да, җиңүдән дә бик канәгатьбез. Эстафета - ярышларның мөһим өлеше, без бар көчкә тырыштык, әлеге медальләргә шуңа күрә лаек булдык та”, - диде Бредихин.
1:35.21 секундлы нәтиҗә белән “көмеш”не Новосибирск өлкәсе спортчылары (Дмитрий Лапшин, Даниил Марков, Александр Тризнов, Александр Клюкин) алдылар. Мәскәүнең эстафета командасы (Никита Бодров, Павел Пахомов, Данила Доленко һәм Андрей Жилкин) дистанцияне 1:35.28 секундлы нәтиҗә белән узды һәм өченче урынга лаек булды. “Начар йөзмәдек, гомумән алганда нәтиҗәдән канәгатьбез, әмма яхшырак та булдыра ала идек, мин яхшырак булдыра ала идем. 25 метрлы бассейн минем өчен түгелдер, мөгаен, мин Олимпия бассейнын яратам, әмма биредә дә үземне күрсәтергә тырышачакмын”, - диде “бронза” иясе Бодров.
Мәскәү вәкиле Даниил Пасынков 400 метрга комплекслы йөзүдә җиңеп чыкты. Ул финишка 4 минут 5,47 секундлы нәтиҗә белән килде. Икенче урынны шулай ук Мәскәү егете Дмитрий Горбунов (4:07,32) алды, өченче урында исә Волгоград өлкәсеннән Александр Зотов (4:07,61). Алтын медаль һәм квалификация вакыты Пасынковка Канадада узачак ДЧна сайлану өчен бик җитте. “Мин бик шат, бу планлы һәм озак вакытлы эш нәтиҗәсе. Мин моңа кадәр гел “көмеш”тә йөрдем, әмма Казан минем өчен бәхетле шәһәр булды, ниһаять мин пьедесталның югары баскычында”, - диде ул.
Хатын-кызлар арасында брасс белән 50 метрга йөзү ярышында Волгоград өлкәсеннән Наталья Иванеева җиңүче булды, аның нәтиҗәсе - 29.95 секунд. “Мин нәтиҗәмнән канәгать, бүген барысы да көтелмәгәнчә уңышлы килеп чыкты. Мин дөнья чемпионатына барачакмын, хәзер исә Россия чемпионкасы булдым, бу бик шәп! Әмма бу минем бердәнбер уңышым түгел, әлеге сезонга кадәр мин шулай ук яхшы исәптә идем”, - диде спортчы кыз бүләкләү тантанасыннан соң. Икенче урынны Новосибирск өлкәсеннән Валентина Артемьева (30.24) алды, “бронза” исә Красноярск өлкәсеннән Анна Гануста (30.66).