Кичә Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә «Генерирующая компания» ААҖнә Гран-при тапшырды. Фестивальдә катнашучыларны котлап, Илдар Халиков: «Бу сезнең заман, сезнең җиңүләр һәм сезнең уңышлар» дип билгеләп үтте.
«Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТРның «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелеп килә.
Быел эшче яшьләр иҗаты фестивале рекодлы катнашучылар саны белән истә калачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча иҗади ярышта республиканың 32 муниципаль районыннан 165 предприятие һәм оешмадан 867 кеше катнашкан.
«Сез – искиткеч, һәм сез булдырдыгыз. Минем күп чараларда булганым бар, әмма бүген сез сокланып туймаслык. Әле коллегаларымнан аларга иртәгә сәгать 8гә эшкәме? дип сорадым». Укытучылар һәм табиблар, самолет, вертолет төзүчеләр, «КАМАЗлылар», «Татспиртпром»да һәм башка җирләрдә җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр – сез барыгыз да Татарстан икътисадын булдыручылар. Сезнең тырышлык белән безнең республиканы планетаның күп почмакларында беләләр. Бу айда безнең сәнәгать һәм төбәк тулаем җитештерү өлкәсе буенча да бик яхшы күрсәткечләр. Сез эшләгән предприятиеләр бюджетны тулыландырып торганга балалар бакчалары, мәктәпләр эшли. Сез булдырасыз! Фестиваль бик әйбәт узды. «Безнен заман » фразасы да бик көчле һәм ул бик дөрес сайланган. Бу – сезнең вакыт, сезнең республика, сезнең җиңүләр һәм сезнең уңышлар», – дип билгеләп үтте Илдар Халиков фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында.
ТР Премьер-министры «Генерирующая компания» ААҖ командасына Гран-при дипломы, 200 мең сум акчалата бүләк, ТР Президентының күчмә кубогын һәм Зур Җидегәндә фестиваль җиңүчесе исеме белән үз йолдызлары барлыкка сертификат тапшырды.
Фестиваль эшче һәм инженерлык өлкәсендәге һөнәрләрне популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән. 18 дән 35 яшькәчә булган һәм республикабызның төрле предприятие һәм оешмаларында эшләүче яшьләр үз сәләтләрен вокал, хореография һәм башка иҗади яссылыкта күрсәтте.
Приз һәм дипломнар төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә тапшырылды. «Генерирующая компания»дән тыш алдынгылыкны «КАМАЗ» ГАҖе, «КВЗ»ГАҖе, «Аммоний» АҖе, «Әлмәт торба заводы», «КОМЗ» АҖе, « А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», Горбунов исемендәге Казан авиация заводы филиалы «Туполев» ГАҖе һәм башка предприятие һәм оешма командалары алды.