Татарстан Хөкүмәте белән Армия үзәк спорт клубы арасында килешү имзаланды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән статс-секретарь – РФ оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков Татарстан Республикасы белән Россия Оборона министрлыгының Армия үзәк спорт клубы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

2017 елның 22-28 февралендә Сочи шәһәрендә узачак Бөтендөнья хәрби уеннарын үткәргән вакытта Татарстан ЦСКАның партнеры булачак. “Россия хәрбиләрнең Кышкы Олимпиадасын кабул итәчәк, - дип белдерде Николай Панков. – Татарстан Республикасы белән бергә без әлеге турнирны оештыру мәсьәләләре буенча эшләячәкбез”.

Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары дәрәҗәле спорт чараларын оештырудагы уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте. “Теләсә нинди халыкара вакыйга – ул эшне профессиональ дәрәҗәдә оештырырга тиешле зур команда, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Безнең Спорт проектлары дирекциясе үзен Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында күрсәтте, Красноярск, Алма-Ата белән эшли. Хәзер дирекция хәрбиләрнең кышкы Бөтендөнья уеннарын әзерләүгә дә җәлеп ителәчәк – бу бик зур ышаныч һәм җаваплылык”.

III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннары 2017 елның 22-28 февралендә Сочида узачак. Ул 135 илне берләштерүче Халыкара хәрби спорт советы химаясендә уза. Чарада 40 дәүләтттән килгән командалар катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International