Казанда Россиядә футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионаты стартына кадәрге вакытны санап торучы сәгатьне эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Ул Bud компаниясе - Чемпионат спорсоры сәгате.
Кремль яр буенда узган тантанада “Россия-2018” Оештыру комитеты рәисе, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча РФ вице-премьеры Виталий Мутко, FIFA президенты Джанни Инфантино, FIFA генераль секретаре Фатма Самура, “Россия-2018” Оештыру комитеты генераль секретаре Алексей Сорокин, Казан мэры ИлсурМетшин катнаштылар.
“Мондый сәгатьне без Мәскәүдә турнир стартына 1000 көн кала эшләтеп җибәргән идек, хәзер исә 565 көн калды, мондый сәгатьләрне без Чемпионатның һәрбер шәһәрендә ачабыз”, - диде Мутко. - Бу Дөнья чемпионатының дөрестән дә Россиядә узачагына бер дәлил. Безнең ил FIFA йөкләгән миссиягә бик җаваплы карый, Дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узачагына шигем юк”.
“Дөньядагы иң зур спорт вакыйгасында катнашу безнең өчен зур мәртәбә һәм шатлык”, - диде Илсур Метшин. - Бу дәрәҗә дә, җаваплылык та. Катнашучылар һәм кунакларга кайгыртучан һәм җылы мөнәсәбәт тудыру өчен, барысы да югары дәрәҗәдә узсын өчен үзебездән торганны эшләрбез”.
Дөнья чемпионаты 2018 елның 14 нче июненнән алып 15 нче июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Калининград, Екатеринбург, Саранск, Волгоград һәм Ростов-на-Дону) 12 стадионда узачак.