Казанның Су спорт төрләре сараенда уза торган яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелеге кичә командаларның катнаш ярышлары белән башланып китте. Турнирның беренче җиңүчеләре - британия спортчылары. Россия командасы бишенче урында.
Суга сикерүче кызлар бер метрлы, 3 метрлы трамплиннардан һәм 10 метрлы каланчадан ялгызлары гына да, парлап та сикерергә тиешләр иде. Команда составына 2дән алып 5кә кадәр атлет керә ала.
Иң күп баллны - 335,45 - британия командасы җыйды. “Яхшы чыгыш ясадык дип уйлыйм. Башта үзебезне ышанычсызрак хис иткән идек, аннары бассейнга күнектек, тынычландык, - диде команда әгъзаларының берсе Ноа Уильямс. - Ярышлар алдыннан мин җиңү, “алтын” турында уйламадым, чыгышым турында кайгырдым”.
Ноа Уильямс сүзләренчә, аларның төп көндәшләре Кытай сикерүчеләре генә түгел, мексикалылар да булган. Ул “алтын” язмышының 10 метрлы каланчадан соңгы сикерешләр вакытында хәл ителгәнлеген билгеләп узды. “Без рискка барып, әллә нинди авыр сикерешләр башкармадык, сикерешләребезнең сыйфатына игътибар иттек һәм ялгышмадык. Әмма кайчакта рискка да барырга кирәк”, - диде спортчы. Ул шулай ук Россиягә беренче тапкыр килгәнлеген һәм ярышларның оештырылу дәрәҗәсеннән дә, аларны уздыру урыныннан да канәгать икәнлеген белдерде.
Командалар арасында катнаш ярышларда икенче урынны мексикалылар алды. Аларның нәтиҗәсе - 321,75 балл. “Без бик бәхетле, бу турнир алдыннан бик нык шөгыльләндек, менә хәзер нәтиҗәсен күрәбез. Ярышлар алдыннан нәтиҗәләр ничек булыр икән дип уйламадык. Һәр старт алдыннан мин дә, минем командам да иң яхшы сикерешләрен башкарырга, шәхси рекордын куярга планлаштыра”, - дип сөйләде турнирның көмеш медаль иясе Фабиан Гомез.
“Медальгә килеп җитүебез белән бәхетлебез, әмма әле алда стартлар күп, шәхси чыгышларда “алтын” аласы килә. Хәзер мине ярышлар тулысынча “йотты” әмма беренчелек узгананан соң Казан буйлап сәяхәт итәсем килә, - диде спортчы кыз. - Моннан 2 ел элек мин Россиядә Пензада узган яшүсмерләр чемпионатында булган идем. Казан хәтта автобус тәрәзәсе аша да заманча һәм кызыклы шәһәр буларак күренә. Сезнең шәһәр белән якыннанрак танышырга вакытым булыр дип өметләнәм”.
Призерлар арасында шулай ук, бүтәннәрдән аермалы буларак бар тик ике спортчыдан: Чжан Нань Цзюй һәм Ян Линнан торган Кытай командасы да бар. 320,95 балл җыйган пар беренчелектә бронза медальгә лаек булды.
“Медаль алуыбыз бик яхшы, әмма җиңәсе килгән иде. Минем әле шансларым булыр дип уйлыйм, - диде чыгышыннан соң Чжан Нань Цзюй. - Мин бүген бик үк яхшы формада түгел идем, акклиматизация бара. Ярышлар барышында берничә хата җибәрдем. Бәлки берникадәр авыррак сикерешләр белән чыгыш ясарга кирәк булгандыр, мин аларны эшли алган булыр идем, әмма ставканы югары бәяләргә куярга уйладык. Кыен сикерешләргә әзерләнү җайлырак та әле ул”. 17 яшьлек Чжан Нань Цзюйның инде халыкара турнирларда чыгыш ясау буенча зур тәҗрибәгә ия икәнлеген дә билгеләп узарга кирәк.
Кытайдан булган суга сикерүче кыз, бирегә беренче тапкыр килгән партнерыннан аермалы буларак, Россиядә инде икенче тапкыр. “Мин Мәскәүдә 4 ел элек, Дөнья кубогы этабында булган идем. Миңа ул чакта бары 13 яшь иде, әти-әниемнең минем өчен бик борчылганнары истә. Мин дөнья буйлап сәяхәт иткәндә әле дә бик борчылалар. Әмма спортчының язмышы шундый инде. Әти-әнием минем белән горурланалар һәм экран аша карап, минем өчен җан атып торалар”, - диде ул.
Карина Шкляр, Григорий Иванов, Екатерина Некрасова һәм татарстанлы Никита Шлейхер кергән Россия командасы призлы өчлеккә керә алмады. 310,20 баллы нәтиҗә белән алар бишенче булдылар.
Канада спортчылары пьедесталга бер адым ераклыкта туптап калдылар - 313,75 балл.
Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелеге 4 нче декабрьгә кадәр барачак. Бүген кич “В” төркемендәге (2001-2002 елгылар) суга сикерүче кызлар арасында 1 метрлы трамплиннан, ә “А” төркемендәге яшь егетләр (1998-2000 елгылар) арасында 3 метрлы трапмлиннан суга сикерү буенча финал ярышлары узачак.