Бүген, Казанда уза торган суга сикерү буенча дөнья беренчелегенең икенче көнендә дан пьедесталының иң югары баскычына Россия вәкиле күтәрелде. Никита Шлейхер финалда 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышында иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте (“А” төркемендәгеләр арасында) һәм Россиягә турнирның беренче “алтын”ын китерде.
5 сикерештән соң Никита Шлейхер 589,35 балл җыйды. Икенче урынны 572,80 баллы нәтиҗә белән Кытай спортчысы Чэнь Линьхай алды.
“Казан бик зур һәм матур шәһәр, мин биредә беренче тапкыр һәм дөнья беренчелегенең нәкъ менә биредә узуына бик шатмын. Бүген ярышлар бик кыен булды. Мин “алтын” ала ала идем, Никита белән соңгы мизгелгә кадәр көрәштем, әмма беренчелеккә ирешеп булмады”, - диде Чэнь Линьхай.
Никита Шлейхер сүзләренчә, аңа җиңәргә җанатарларның көч биреп утырулары һәм ярышларның туган стеналарда барганлыгы ярдәм иткән. “Минем әле беренчелеккә чыгарга шансым булачак, үз алдыма “алтын” алырга дигән максат куйдым һәм аңа ирешәчәгемә ышанам”, - диде Кытай спортчысы.
Бронза медальгә австралияле Александр Картер Мэтью (564,80 балл) лаек булды. Спортчы үз чыгышыннан канәгать калганлыгын әйтте. “Мин үз эшемне яхшы башкардым дип уйлыйм, чиста итеп сикердем һәм медаль алуыма бик шатмын”, - диде ул.
Австралия суга сикерүчесе үз программасына югары катлаулылык коэффициентлы берничә сикереш алган. “Зур коэффициентлы сикерешләр ясау бик мөһим, судьялардан югары балларны бары тик шулай гына алып була һәм мин бу юнәлештә эшлим”, - диде үз чыгышы турында австралияле.
“Минем өчен бу ярышларда үземне күрсәтү бик мөһим. Турнирда минем яшьтәшләрем бик күп катнаша һәм без барыбыз да зур спортка эләгү турында хыялланабыз, әмма анда бар кеше дә эләгә алмый. Минем максат - “алтын”, һәм берәү генә дә түгел. Бу минем карьерамда бик мөһим мизгел, бәлки хәлиткечтер дә. Минем хыялым Токиода узачак Олимпиадага эләгү бит”, - диде бронза медаль иясе.
“Мин Казанда беренче тапкыр, бу гаҗәеп шәһәр. Австралиядә кар бик сирәк ява, ә биредә ул күп. Ап-ак карга төренгән шәһәр бик матур, әкияти күренеш”, - дип шәһәрдән алган тойгылары белән уртаклашты Александр Картер Мэтью.