Казанда уза торган дөнья беренчелегендә каланчадан сикерүдә Кытай кызы Ся Бинцинга тиңнәр булмады

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Яшүсмер кызлар арасында суга сикерү буенча уза торган дөнья беренчелегенең бүгенге ярышлар көне программасының икенче финалында Кытай кызы Ся Бинцин алтын медальгә лаек булды. “Б”  төркемендә (14-15 яшьлекләр) каланчадан сикерүдә ул Украина һәм Япония спортчыларын артта калдырды.

Яшүсмер кызларга үзләре сайлаган биеклекләрдәге каланчалардан (5, 7,5 яки 10 м)  өч сикереш ясарга кирәк иде.

Кытай кызы Ся Бинцин 381,95 баллы нәтиҗә белән “алтын” иясе булды.  Беренчел чыгышлар нәтиҗәләре буенча да ул лидерлар рәтендә иде.

“Җиңдем, бик яхшы, әмма канәгатьләнү хисе юк, - диде җиңүче кыз. - Сикерешләр мин теләгәнчә килеп чыкмады, бигрәк тә арт белән басып сикерү. Мин яхшырак һәм чистарак та сикерә ала идем, быел халыкара стартларда җиңдем бит”. Спортчы кыз сүзләренчә, ярышларда ул бары тик “алтын” өчен генә тырышкан. “Көмеш” алга таба булачак ярышларда чыгыш ясар өчен җитмәячәк иде - Кытайда көндәшлек бик зур”, - дип белдерде ул.

Спортчы кыз Казанда аңа җирле кухня бик ошаганын әйтте. “Ул бик кызыклы һәм тәмле, әмма барыбер безнең Кытай кухнясын,  мисалга, пекинча үрдәкне берни белән дә чагыштырып булмый инде”, - ди Ся Бинцин.

Ярышларда икенче урынны украиналы София Лыскун  алды (370,20 балл). “Көмеш”кә бик шатмын, үзем дә көтмәдем, көндәшләр бик күп иде: Америка, Япония, Кытай кызлары бик көчлеләр, - диде чыгышыннан соң Украина спортчы кызы. - Һәрвакыт яхшыракка омтыласың инде ул, әмма минем өчен шушы мизгелгә “көмеш” бик югары нәтиҗә, өстәвенә әле минем моңа кадәр дөньякүләм турнирларда чыгыш ясаганым да юк иде”. Әмма спортчы кыз өчен бу халыкара ярышларда беренче генә медаль түгел - ул Европа беренчелегенең бронза медале иясе.

“Бронза” Япония спортчы кызы Араи Мацурида (367,60 балл).

Россия спортчысы Яна Сатина бишенче булды (344,35 балл). Аның ватандашы Ирина Асташкина 9 нчы урында (302,95).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International