Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча уза торган дөнья беренчелегенең өченче көне Россия спортчыларының “бронза” алулары белән тәмамланды. Кичә Никита Николаев һәм Артем Безденежных 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә өченче урынга лаек булдылар. Аларның нәтиҗәсе - 313,56 балл.
“Бурычны үтәдек - медаль алдык. Әлбәттә, “алтын” аласы килгән иде, алга таба эшләргә дә эшләргә кирәк әле, бигрәк тә синхронлык өлешендә, - диделәр россия юниорлары. - Көндәшләрне күзәтеп тормадык, бу комачаулый гына. Икенче бер парның ничек чыгыш ясавы түгел, синең ничек сикерүең мөһим”.
Никита Николаев һәм Артем Безденежных көненә 5-6 сәгать шөгыльләнүләре туында әйттеләр. Спортның бу төре бик күп көчне суырса да, ул бик матур диләр спортчылар. Алар шулай ук балачактан бирле ике тапкыр Олимпия чемпионы Дмитрий Саутинның, 2012 елдагы Олимпия уеннарының көмеш призеры һәм җиңүчесе Илья Захаровның һәм 2012 елдагы Олимпиадада көмеш медаль иясе булган Евгений Кузнецовның чыгышларын карап барганлыкларын әйттеләр.
Биш сикерештә туплаган баллары (316,98) нәтиҗәсе буенча беренче урынны немец юниорлары - Лоу Массенберг һәм Патрик Крайзель яуладылар. Спортчылар үз чыгышларыннан канәгать калганлыкларын һәм шатлыкларына чикләр булмау турында белдерделәр.
Икенче урынны Кытай спортчылары Чэнь Линьхай һәм Ли Пинань (314,73) яуладылар. Бер көн элек Чэнь Линьхай 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышында россияле Никита Шлейхердан калышып, “көмеш” алган иде инде.
“Без теләгәнчә үк килеп чыкмады. Әлегә тиешле формага килеп бетмәдек. Берничә сикереш уңышсыз булды, шул исәптән берничә тапкыр әйләнешле өченче сикереш тә. Бу читен программа, әмма без аны күп тапкырлар кабатладык инде, яхшырак сикерергә тиешбез”, - диләр Кытай сикерүчеләре.
“Без Германиядән, Россиядән һәм башка илләрдән булган көчле спортчыларга каршы көрәштек. Казанда уза торган беренчелектә катнашу безнең өчен зур дәрәҗә, яхшы тәҗрибә. Ярышлар әле тәмамланмады, бер метрлы трамплиннан сикерәсебез бар”, - дип тә өстәделәр спортчы егетләр.