Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә россиялеләр “алтын” һәм “бронза” алдылар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча уза торган дөнья беренчелегендә Россиянең ике спортчысы берьюлы призлы урыннарга лаек булдылар. “Б” төркемендә бер метрлы трамплиннан сикерү ярышында 412,50 балл җыйган Дмитрий Белов беренче булды. Дан пьедесталында аңа компанияне команда буенча иптәше, беренчелекнең бронза медаленә лаек булган  Никита Григорович (398,55 балл) төзеде.

Икенче урында колумбияле Луис Фелипе Бермудес, аның нәтиҗәсе - 404,10 балл. Финалда беренче ике сикерештә ул әле лидерлыгын саклап тора иде, әмма аннан соңгы сикерешләрдәге хаталары аңа җиңәргә ирек бирмәделәр. “Мин барыбер бәхетле, медаль медаль инде ул. Әйе, җиңә ала идем, яхшырак сикерергә әзер иде, озак әзерләндем, әмма алтыннан үземне үзем үк мәхрүм иттем, биредә беркем дә гаепле түгел. Хәзерге мизгелгә мин үземнән канәгать”, - диде колумбияле спортчы.

Колумбияленең хатасыннан россияле Дмитрий Белов шатланып файдаланды. “Мин көндәшләрнең чыгышларын күзәтеп торырга гадәтләнмәгән, әмма биредә мин көндәшемә куелган бәяне ишеттем һәм үземнең “алтын” алырга шансым бар икәнлеген аңладым”, - диде беренчелек җиңүчесе. - Колумбияле, арт белән басып сикерү һәм 2,5 әйләнешле сикерешләрне сайлап, рискка барды, әмма риск үзен акламады. Миңа бары тик үз программамны чиста итеп башкарырга гына калды һәм мин шулай эшләдем дә”.

“Финал алдыннан бишенче идем, медальгә өметләнмәдем дә, - дип өстәде Дмитрий Белов. - Бу минем өчен беренче дөнья беренчелеге, турнирдагы бердәнбер чыгышым һәм мин 200 процентка чыгыш ясадым”.

“Команда буенча партнерыма отылганыма бер дә кәефем кырылмады, - диде бүләкләү тантанасыннан соң Никита Григорович. - Без дуслар һәм мин аның өчен бик шат. Пьедесталда россиялеләр никадәр күп булса, шулкадәр яхшырак. Аның белән урыннарны алыштырасы килә, әмма бүген ул җиңүгә миңа караганда лаеграк. Без бу уңышка бик озак килдек, тырышып әзерләндек, тренерны тыңлап эш иттек һәм хәзер эшебезнең җимешләрен җыябыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International