Россия спортчысы Никита Шлейхер дөнья беренчелегендә бер метрлы трамплиннан сикерү ярышында көмеш медаль алды

2016 елның 2 декабре, җомга

Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча уза торган дөнья беренчелегенең бишенче көне “А” төркемендәге  (16-18 яшьлекләр) яшүсмерләр арасында бер метрлы трамплиннан сикерү ярышлары белән башланды.  Әллә ни ышанычлы булмаган стартына карамастан россияле Никита Шлейхер 543,65 баллы нәтиҗә белән көмеш медаль яулады. Бу аның өчен турнирдагы икенче медаль - алдагы көнне ул 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышында беренче булган иде.

Ярышларның алтын призеры булып Кытай спортчысы Чэнь Линьхай (564,65 балл) танылды. Австралиядән Мэттью Картер, 538,45 баллы нәтиҗә белән, бронза медальгә ия булды.

“Казанда уза торган беренчелек өчен дип махсус яңа программа әзерләдем, аның өстендә берничә атна эшләдем. Бары да мин уйлаганча килеп чыгуына чын күңелдән шатмын”, - диде Чэнь Линьхай. - Әле кунакханәдә чакта ук бүгенге көн минем өчен уңышлы икәнлеген аңладым. Үземнән тулысынча канәгатьмен дип әйтә алмыйм, һәрвакыт алга омтылырга кирәк, ярышларның дәрәҗәсе иркенәергә ирек бирми, синең каршыда көн саен яңа көндәшләр, яңа каршылыклар”.

Кытай суга сикерүчесе өчен бу Казандагы өченче медаль - ул индивидуаль программада 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышында Никита Шлейхердан калышып икенче булган иде, синхрон сикерүдә дә медаль яулады. Шулай итеп, бүген Чэнь Линьхай Россиядән булган көндәшеннән реванш алды. “Никитаны узу бик сөенечле булды. Мин 3 метрдан сикерүдә җиңүгә бик якын идем, хәзер исә лаеклы рәвештә беренче урынны алдым”, - диде җиңүче.

Бронза призер Мэттью Картер шатлыгын яшереп тормады, бу аның өчен чемпионаттагы икенче пьедестал инде. “Мин Россиядән ике бронза медаль белән китәм - дөнья беренчелегендә иң яхшылар арасында булу бик зур уңыш ул. Медальләремне бер “алтын”га алыштырырга тәкъдим итсәләр, ризалашмас идем, һәрбер медаль озак һәм тырышып әзерләнү җимеше бит ул, - диде австралияле. - Үз илең флагы белән янәшәдә пьедесталда басып торганда һәр юлы аңлатып булмый торган шатлык хисләре кичерәсең, аны берни белән дә алыштырып булмый”.

Ул бер метрлы трамплиннан сикерү өч метрлы трамплиннан яки каланчадан сикерүгә караганда авыррак икәнлеген әйтте, ник дигәндә, вакыт бик аз, әйләнешләр белән сикерү өчен урын да җитми икән. “Бер метрлы трамплиннан сикерүдә уңышка ирешү өчен бик көчле, җитез һәм чыдам булырга кирәк. Бүген  мин чын мәгънәсендә шәп идем, сикерешләремнән канәгатьмен, призерлар арасына эләгүем дә шуннандыр”, - диде спортчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International